Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Яшисе килеп яшәгәндә генә тормыш мәгънәле – Роза Шәфигуллина

Аның тынгысызлыгына хәйран калам: әле генә сырхауханә ветераннарына багышланган "Ак халатлы солдатлар" китабын чыгару белән мәш килеп йөри иде, инде ул "Ак калфак"ның район оешмасы чарасында, иртәгәсен исә өлкәннәр айлыгының чираттагы очрашуына ашыгыр... Әнә шулай һәр көне планлаштырылган, эшләре барланган булыр. Бу активлыкның нигезендә, әлбәттә, аның кечкенәдән алынган тәрбия, әти-әнидән...

Аның тынгысызлыгына хәйран калам: әле генә сырхауханә ветераннарына багышланган "Ак халатлы солдатлар" китабын чыгару белән мәш килеп йөри иде, инде ул "Ак калфак"ның район оешмасы чарасында, иртәгәсен исә өлкәннәр айлыгының чираттагы очрашуына ашыгыр... Әнә шулай һәр көне планлаштырылган, эшләре барланган булыр. Бу активлыкның нигезендә, әлбәттә, аның кечкенәдән алынган тәрбия, әти-әнидән салынган оеткы ята.

Роза Зәки кызы тумышы белән гаҗәеп бай һәм гүзәл табигатьле Башкортстан якларыннан. Әтисе гомере буе җаваплы урыннарда - волость комитеты рәисе, КПСС райкомының бүлек мөдире, хәрби комиссар, МТС директоры, колхоз рәисе булып эшли, гаиләгә бер урыннан икенче урынга (партия кайда куша) шактый еш күченеп йөрергә туры килә. Билгеле, аның оештыру, командада эшли белү сыйфатлары балаларга да сеңеп калган. Иренә терәк-таяныч булган сабыр холыклы, таләпчән дә, бер үк вакытта нечкә күңелле, бар яклап уңган-булган әниләреннән дә алар бик күпкә өйрәнеп үсә.

Мәктәпнең иҗтимагый тормышында актив булган Роза Шәфигуллина Минзәлә медучилищесында да җәмәгать активисты була. Аны тәмамлагач, Тымытык район сырхауханәсенә эшкә җибәрелә. Биредә практика үткәндә үк танышкан спортчыларга гына хас төз, озын гәүдәле булганы өчен дуслары "Аполлон" кушаматы таккан Риф исемле егет белән дуслыклары әллә ни озак дәвам итми, гомерлек мәхәббәткә әверелеп, өйләнешеп тә куялар. 56 ел тату, матур гомер итә алар, ике кыз үстерәләр, хәзер инде 4 оныклары, 2 оныкчыклары бар. Ни кызганыч, Риф абый гына 3 ел элек бакыйлыкка китеп барды...

Роза ханымның бөтен хезмәт юлы районыбызның медицина учреждениеләре белән бәйле. Тымытыкта операция бүлеге шәфкать туташы, аннан өлкән шәфкать туташы булып эшли. Тынгысызлыгы бер генә дә тик тотмый үзен: профсоюз бюросын җитәкли, коллективта гына түгел, авыл мәдәният йортында чаралар үткәрүдә катнаша. Азнакайга күчеп, санитар-эпидемиологик станциядә эпидемиолог ярдәмчесе булып эшләгән, аннары 19 ел дезинфекция бүлеген җитәкләгән чорларда да аның бу активлыгы кимеми, киресенчә, тагын да арта гына бара: Кызыл Хач җәмгыятенең район комитетына рәислек итә, медицина хезмәткәрләре профсоюзының район комитетында ревизия комиссиясен җитәкли, пропагандист була, санэпидстанциянең профбюро рәисе, үзәк сырхауханәнең партия оешмасы секретаре итеп сайлана, күп тапкырлар 13нче сайлау комиссиясе участогында - әгъза, аннары рәис урынбасары, рәис вазифасына билгеләнә. Ә бит югыйсә төп хезмәтендә дә мәшәкатьләр җитәрлек була аның.

-Бер чорда халык арасында трахома, дифтерия, скарлатина, кызамык, туберкулез кебек авырулар бик нык көчәеп китте, - дип сөйли ул. - Авыллардан кайтып кермәдек. Авыруларны ачыклап, сырхауханәгә салдык, дезинфекция үткәрдек, лекция, әңгәмәләр оештырып, халыкка аңлату эшләре алып бардык, мәктәпләр, балалар бакчаларының, азык-төлек җитештерү объектларының санитария-гигиена торышын туктаусыз тикшереп тордык, терлекчелек фермаларында, басуларда йөрдек... Безнең дезинфекция бүлеге ул дәвердә Татарстанның алдынгы тәҗрибә мәктәбе булды. Азнакай базасында республикакүләм семинарлар уздырылды. Үземә дә аларда, 1973 елда Бөтенроссия семинарында тәҗрибә уртаклашып чыгыш ясарга туры килде.

Өлкән шәфкать туташлары курсын тәмамлап, 1986 елда Роза Шәфигуллина ашыгыч ярдәм хезмәтендә өлкән фельдшер булып эшли башлый һәм лаеклы ялга чыкканчы шунда хезмәт куя. Халык сәламәтлеге сагына бирелгән тырышлыгы югары бәяләнә: "Фидакарь хезмәт өчен", "Хезмәт ветераны" медальләре, РФ һәм ТРның, район хакимиятенең, сырхауханә җитәкчелегенең күпсанлы Мактау грамоталары белән бүләкләнә.

Лаеклы ялдагы медицина ветераны әле дә кул кушырып утыра торганнардан түгел. Хәзер ул сырхауханәнең ветераннар оешмасын җитәкли. Аның кайгыртуында 550 пенсионер, үзе бер зур коллектив. Һәркайсының үз холкы, проблемалары, тормыш-көнкүреше, дигәндәй. Ул аларны бер йодрыкка туплап, күңелләренә юл табып эшли белә. Әлбәттә, 8 ветераннан торган совет таянычы, ярдәмчесе. Аларның Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлап туплаган китабына гына күз салсаң да, аңа никадәр тырышлык куюларын яхшы чамалыйсың. Бу җыентыкка кергән 34 сугышчы, 22 тол ханым, 38 тыл фидакаре, 264 сугыш чоры баласы хакында мәгълүматларны туплау өчен генә дә никадәр вакыт кирәк булган, иҗади эзләнү соралган! Ветераннар белән әледән-әле үткәрелеп торган очрашулар, кызыклы чаралар, бәйгеләр турында сөйли китсәң, язма шактый озынга сузылыр иде. 80-90 яшьлек өлкәннәр аерым игътибарда. Туган көннәре, истәлекле даталары уңаеннан сырхауханә һәм район җитәкчеләре белән берлектә өйләренә барып котлаулар оештырылып килә, көнкүреш проблемаларын хәл итүдә ярдәм күрсәтелә. Роза Зәки кызына бу нәүбәттән район җитәкчеләре, төрле дәрәҗә депутатларга да мөрәҗәгать итәргә туры килә. Әйтик, Дәүләт Советы депутаты Рөстәм Мөхәммәдиев ярдәме белән тыл ветераны, беренче төркем инвалид улы да булган ханым фатирына пластик тәрәзәләр куела, ишекләре киңәйтелә, аларга яңа телевизор да бүләк итәләр. Икенче бер тол ханым фатиры балконына "ТатнефтьРемСервис" ярдәме белән ремонт ясала, аз керемле, ярдәмгә мохтаҗларны матбугатка яздыру оештырыла... Сырхауханә бүлекләре хезмәткәрләре белән берлектә Социалистик Хезмәт Герое Газифә Хәсәншинаның каберен чистартып торалар, ялгыз ветераннарның йорт-җир эшләрендә булышалар. Җәмәгатьчелек активисты, бу эшләрнең барсын да түләүсез нигездә башкарган Роза Шәфигуллина ветераннар белән чаралар үткәрүгә финанс ярдәме дә оештырылса, бик яхшы булыр иде, ди. Ул сугыш ветераннарына булган кебек үк бу чор балалары (80 яшьлек һәм аннан да өстәгеләр) турында да хөкүмәт кайгыртуы, ягъни матди ярдәм күрсәтү буенча махсус программа булсын иде, дигән фикердә. Бу хакта Сәламәтлек саклау министрлыгына хат та юллаган. Ә бит хактан да шушы авыр елларда күпме солдатларның гомерләрен саклап калган шәфкать туташлары, санитаркаларның бүгенге пенсиясе очны-очка ялгарлык кына.

-Яшисе килеп яшәгәндә генә тормыш мәгънәле, ямьле, - ди тынгы белмәс Роза Зәки кызы. - Мин үземә тапшырылган вазифамны дәртләнеп, аннан канәгатьләнү алып башкарам. Кемгәдер ярдәмең тия икән яки аның кәефен әз генә булса да күтәрә алсаң, үзеңнең дә күңел сафланып, дәртләнеп китә бит ул.

Лиза Нурлыева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Яшисе килеп яшәгәндә генә тормыш мәгънәле – Роза Шәфигуллина

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Яшисе килеп яшәгәндә генә тормыш мәгънәле – Роза Шәфигуллина