8 октябрь 2016 яңалыклары
-
Өч тапкыр юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучылар таныклыкларыннан мәхрүм калырга мөмкин
Бу хактагы закон проектын Дәүләт Думасы беренче укылышта хуплады. (Казан, 8 октябрь, «Татар-информ»). РФ Дәүләт Думасы өч тапкыр кагыйдәләрне бозучыларның машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм итү турындагы закон проектын беренче укылышта хуплады дип яза "Российская газета". Тавыш бирер алдыннан депутатлар юл йөрү кагыйдәләрен санга сукмаучы "шумахерлар" көрәштә әлеге канун коррупциягә китермәсме...
-
Яшисе килеп яшәгәндә генә тормыш мәгънәле – Роза Шәфигуллина
Аның тынгысызлыгына хәйран калам: әле генә сырхауханә ветераннарына багышланган "Ак халатлы солдатлар" китабын чыгару белән мәш килеп йөри иде, инде ул "Ак калфак"ның район оешмасы чарасында, иртәгәсен исә өлкәннәр айлыгының чираттагы очрашуына ашыгыр... Әнә шулай һәр көне планлаштырылган, эшләре барланган булыр. Бу активлыкның нигезендә, әлбәттә, аның кечкенәдән алынган тәрбия, әти-әнидән...
-
Сәдаканы сорап алалармы?
Күптән түгел якын кешебезне югалттык. Матур гына эшләп йөргән җиреннән Гөлфия апа кинәт кенә авырып китте дә, якыннарын калдырып, бакыйлыкка күчте. Аның үлеме турындагы хәбәр якшәмбе иртәсендә килеп иреште. Гөлфия апаның әнисе өлкән яшьтә, туганы да авырып торгач, бераз ярдәмебез тисен дип, тизрәк алар яшәгән фатирга юл тоттык. Без килгәндә...
-
“Развитие” Балалар иҗат үзәгендә Өлкәннәр көне уңаеннан бәйрәм концерты узды
"Развитие" Балалар иҗат үзәгендә Өлкәннәр көне уңаеннан бәйрәм концерты узды. Анда түгәрәкләргә йөрүче балаларның әби-бабайлары гына түгел, бистәбезнең башка өлкәннәре дә чакырылды. Укучылар аларга җырларын, биюләрен, шигырьләрен бүләк итте. Өлкәннәр чын күңелдән рәхмәтле булып таралыштылар. Эльвира Дорофеева, методист
-
Гамил Нур: “Тамада профессиясе үләчәк”
Танылган тамада Татарстанның бер районында үткән туйның башка райондагысыннан нәрсәсе белән аерылуын әйтте. (Казан, 14 сентябрь, "Татар-информ", Рәмис Латыйпов, Гөлүзә Гыймадиева). Популяр алып баручы Гамил Нур "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгына биргән интервьюсында төрле регионнарда үткән туйларның бер-берсеннән нәрсә белән аерылып торуын сөйләде һәм тамада профессиясен киләчәген фаразлады. "Төрле районнардагы туйлар ничек...
-
Азнакайда мәгариф хезмәткәрләре Спартакиадасы узды
Азнакайның «Юбилейный» стадионында мәгариф хезмәткәрләренең җәйге Спартакиадасы муниципаль этабы узды. Район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов педагогларга белем һәм тәрбия бирүдә генә түгел, спортта да уңышлар һәм җиңүләр теләде. Ирләр һәм хатын-кызлар җиңел атлетика, ераклыкка сикерү, гер күтәрү, кул көрәше, йөзү һәм аркан тартышу буенча көч сынаштылар.
-
Россия мәктәпләрендә психология дәресләре кертеләчәк
Элегрәк Россия Президенты Владимир Путин мәктәпләрдә рухи-әхлакый культура гомуми курсларын кертү ихтыяҗы турында белдергән иде. (Казан, 7 октябрь, «Татар-информ»). Россия мәктәпләрендә Тормыш куркынычсызлыгы нигезләре (ОБЖ) кысаларында психология дәресләре кертеләчәк, дип белдергән Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы баш психиатры Зураб Кекелидзе. Бу хакта «Интерфакс» яза. Кекелидзе билгеләп үткәнчә, психология 3-11 сыйныфларда укытылачак,...
-
«Урман утырту көне» республика акциясенә актүбәлеләр дә кушылды
«Урман утырту көне» республика акциясенә актүбәлеләр дә кушылды. "Развитие" Балалар иҗат үзәге коллективы үз территориясендә 12 төп агач утыртты.
-
Азнакай районы башлангыч мәдрәсәләрендә белем бирүче мөгаллимнәр киңәште
5 октябрь көнне Азнакай шәһәре һәм районы мәчетләрендә белем бирүче мөгаллимнәр җыелышы булып узды. Очрашуда барлыгы 50 дән артык мөгаллим һәм көньяк-көнчыгыш казые Марат хәзрәт Марданшин катнашты. Мөгаллимнәр Диния Нәзарәте тарафыннан чыгарылган «Мәчет каршындагы курслар өчен дини тәрбия программасы» белән таныштылар, хаҗда булып кайткан имамнарның һәм абыстайларның Хаҗ турында чыгышларын...
-
Актүбә бистәсендә рәсемнәр бәйгесе узды
Актүбә бистәсендәге "Развитие" Балалар иҗат үзәгенең "Алтын җепкәй" һәм "Мәрҗәнкәй" берләшмләрендә Өлкәннәр көненә багышланган рәсемнәр бәйгесе узды. Балалар кәгазь битендә игелекле эшләрне чагылдырдылар. Иң яхшы эшләр грамотага ия булачак..
-
Азнакай районы Вахит авыл җирлегенең яңа башлыгы билгеләнде
Вахит авыл җирлеге башлыгы итеп Бухарова Ирина Борисовна билгеләнде. Ул 1965 елда туган, Алабуга мәдәният-агарту училищесын тәмамлаган. Моңа кадәр Чәкән авыл клубын җитәкләгән. Тормыш иптәше белән биш бала тәрбиялиләр.