Яңа ел якынлаша, пиротехника шартлый, янгын куркынычы арта...
15 декабрьдән киләсе елның 10 гыйнварына кадәр Татарстанда янгынга каршы махсус режим игълан ителде Очраклы рәвештә генә ике апаның сөйләшеп торуына юлыктым: - Яңа елда чыршы янына чыгасыңмы?- дип соравына икенчесе: - Шулкадәр матур бизәлгән чыршы, Яңа ел тамашасына ничек бармыйсың инде. Әмма куркыта әле менә. Ни өчен дигәндә, кайбер...
15 декабрьдән киләсе елның 10 гыйнварына кадәр Татарстанда янгынга каршы махсус режим игълан ителде
Очраклы рәвештә генә ике апаның сөйләшеп торуына юлыктым:
- Яңа елда чыршы янына чыгасыңмы?- дип соравына икенчесе:
- Шулкадәр матур бизәлгән чыршы, Яңа ел тамашасына ничек бармыйсың инде. Әмма куркыта әле менә. Ни өчен дигәндә, кайбер җүнсезләре шартлаткычларын аяк астына ук аталар. Бер елны танышымның бүреге чүт кенә янып китмәде, - ди.
Әйе, Яңа ел алдыннан төрле шартлаткыч, салют һәм петардалар чын мәгънәсендә баш бәласенә әверелә. Кагыйдә буларак, бу чорда янгын чыгу ихтималы күпкә арта. Нәкъ менә шуңа күрә янгынга каршы махсус режим игълан ителде дә. Әлеге уңайдан пиротехник эшләнмәләрне куллану буенча махсус кагыйдәләр гамәлгә кертелде. Хәзер аларны республиканың сәнәгать комплексы, транспорт инфраструктурасы, ягулык-энергия белән тәэмин итү объектларыннан 500 метр ераклыкта гына кулланырга ярый. Торак-коммуналь хуҗалык объектлары, авыл хуҗалыгы предприятиеләре урнашкан һәм кеше күп йөри торган урыннардан исә әлеге ара 50 метр булырга тиеш.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: янгынга каршы махсус режим кертелгәч, штрафларның күләме дә шактый артты. Мәсәлән, куркынычсызлык кагыйдәләрен бозган өчен шәхси затларга аның күләме - 2-4, рәсми затларга - 15-30, ә юридик затларга 400-500 мең сум тәшкил итә. Бу чорда янгыннарны кисәтү буенча төрле профилактик чаралар уздырылачак. Рейдлар барышында пиротехник чараларны сату, куллану кагыйдәләре бозылган очракларда шулай ук үкп төрле административ җаваплылык каралган.
Инде кибет киштәләрендә күпләп пиротехникалар сатыла башлады. Аларны бары тик махсус кибетләрдә яисә бүлекләрдән генә сатып алыгыз! Товарның сертификат, куллану инструкциясе белән җентекләп танышыгыз. Малай-шалайларның куркыныч шаяруларына юл куймагыз. Шуңа да әти-әниләрнең аеруча игътибарлы һәм сак булуы сорала. Куркынычсызлык кагыйдәләрен сакласагыз, бәйрәмнәрегез күңелле узар.
Равил ХӨСӘЕНОВ, күзәтчелек бүлеге баш белгече
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев