Россия Федерациясенең “Бөтен уңайлыкларына ия шәһәр тибындагы бистә (авыл)” бәйгесендә Актүбә бистәсе илкүләм нәтиҗәләр буенча үз категориясендә беренче урынны яулады
Россия Федерациясенең "Бөтен уңайлыкларына ия шәһәр тибындагы бистә (авыл)" бәйгесендә Актүбә бистәсе илкүләм нәтиҗәләр буенча үз категориясендә беренче урынны яулады. Әйтергә кирәк, бәйге бик саллы иде - анда 176 муниципаль берәмлек катнашты, алар 6 төр категориядә бәяләнде. Узган атнада Мәскәүдә Россия хөкүмәтенең кабул итүләр йортында бәйгедә җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы үтте....
Россия Федерациясенең "Бөтен уңайлыкларына ия шәһәр тибындагы бистә (авыл)" бәйгесендә Актүбә бистәсе илкүләм нәтиҗәләр буенча үз категориясендә беренче урынны яулады. Әйтергә кирәк, бәйге бик саллы иде - анда 176 муниципаль берәмлек катнашты, алар 6 төр категориядә бәяләнде. Узган атнада Мәскәүдә Россия хөкүмәтенең кабул итүләр йортында бәйгедә җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы үтте. Бистә башлыгы Роза Галеевага хөкүмәт рәисе Дмитрий Медведев беренче дәрәҗә Диплом, Россия Федерациясенең төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Михаил Мень Актүбә бистәсенең төзеклеген яхшыртуда һәм торак-коммуналь хуҗалыгын үстерүдә куйган хезмәтләре өчен Рәхмәт хаты тапшырдылар. Афәрин, актүбәлеләр, бәйгедә җиңүегез белән сезне! Киләчәктә дә бистә шулай яңа үрләр яулап, матур яшәсен.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев