Республиканың шикәр заводларында 358 мең тоннадан артык шикәр чөгендере эшкәртелгән
Татарстанда бу елның 21 сентябренә 21,6 мең га (планнан 29%) мәйданнан 803 мең тонна татлы тамыр чыгарылган. Сезон башланганнан бирле республиканың шикәр заводларына 463,5 мең тонна шикәр чөгендере китерелгән, шул исәптән «Зәй шикәре» ААҖенә - 351,2 мең тонна, «Буа шикәре» ҖЧҖенә - 70,4 мең тонна, «Нурлат шикәре» ЯАҖенә - 41,9...
Татарстанда бу елның 21 сентябренә 21,6 мең га (планнан 29%) мәйданнан 803 мең тонна татлы тамыр чыгарылган.
Сезон башланганнан бирле республиканың шикәр заводларына 463,5 мең тонна шикәр чөгендере китерелгән, шул исәптән «Зәй шикәре» ААҖенә - 351,2 мең тонна, «Буа шикәре» ҖЧҖенә - 70,4 мең тонна, «Нурлат шикәре» ЯАҖенә - 41,9 мең тонна.
Шикәр заводларында барысы 358,2 мең тонна шикәр чөгендере эшкәртелгән, 47 мең тонна шикәр әзерләнгән, шикәрнең чыгышы - 12,9%.
«Зәй шикәре» ААҖендә 34,7 мең тонна шикәр әзерләнгән, «Буа шикәре» ҖЧҖендә - 6,8 мең тонна, «Нурлат шикәре» ЯАҖендә - 5,4 мең тонна.
источник: http://agro.tatarstan.ru/tat/index.htm/news/1015281.htm
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев