22 сентябрь 2017 яңалыклары
-
Азнакай Мәдәният йортының ишекләре һәркемгә ачык
Ел саен шәһәр-район Мәдәният йортында ачык ишекләр көне уздырып, азнакайлыларны биредәге түгәрәкләр белән таныштыру күркәм традициягә әверелде. Быел да кунакларны дәртле көйләр, әкият геройлары каршы алды. Бу көнне алар түгәркәләргә язылдылар, мастер-классларда катнаштылар, иҗат коллективларының концертын карадылар.
-
Республиканың шикәр заводларында 358 мең тоннадан артык шикәр чөгендере эшкәртелгән
Татарстанда бу елның 21 сентябренә 21,6 мең га (планнан 29%) мәйданнан 803 мең тонна татлы тамыр чыгарылган. Сезон башланганнан бирле республиканың шикәр заводларына 463,5 мең тонна шикәр чөгендере китерелгән, шул исәптән «Зәй шикәре» ААҖенә - 351,2 мең тонна, «Буа шикәре» ҖЧҖенә - 70,4 мең тонна, «Нурлат шикәре» ЯАҖенә - 41,9...
-
Умартачылыкка игътибар артса, халык грипптан бу кадәр интекмәс иде – эшмәкәр Таһир Бариев
2009 елдан бирле бертуганнары белән умартачылык бизнесын алып баручы эшмәкәр республика бәйгесендә җиңү яулады. (Казан, 23 декабрь, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Әгәр умартачылык продукциясе турында иртә көздән үк киңкүләм сөйләсәләр, халык грипп белән моның кадәр авырмас иде. Кукмара районы Пычак авылыннан эшмәкәр Таһир Бариев шулай дип саный. Бу хакта ул "Татар-информ"...
-
Казанда имамнар өчен “Татар дин гыйлемендә фикер үсеше” курслары ачылды
Курслар тәмамланганнан соң имамнарга таныклыклар тапшырылачак. (Казан, 21 сентябрь, "Татар-информ"). Бүген Казанда "Татар дин гыйлемендә фикер үсеше" темасына имамнар, имам ярдәмчеләре, мәдрәсә һәм мәчет каршындагы курс мөгаллимнәре, РИУ, КФУ студентлары, яшь галимнәр, аспирантлар һәм барлык теләүчеләр өчен квалификация күтәрү курслары ачыла. Курсларда укытучылардан иң беренче булып Татарстан Республикасы мөфтиенең мәгариф...
-
Кырау 23-25 сентябрьдә төнге һәм иртәнге сәгатләрдә төшәргә мөмкин
(Казан, 22 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе республикада кырау төшәчәге турында кисәтә. Синоптиклар 23 сентябрьдән - 25 сентябрьгә кадәр төнлә һәм иртән урыны белән туфракта 0 дә -3 градуска кадәр салкын булачагын җиткерә. источник: http://tatar-inform.tatar/news/2017/09/22/148796/