Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
ҖӘМГЫЯТЬ

Парк балаларның шат авазына күмелде

Азнакай районында спортка зур игътибар бирелә. Җәйге каникул чорында да спорт мәйданчыклары тынып тормый. Ишкәев исемендәге ял паркында һәр сишәмбе мәктәп яны лагерьларына йөрүче балалар өчен төрле ярышлар оештырыла. 16 июньдә дә стадион 200ләп бала тавышыннан гөрләп торды. Алар футбол, волейбол, туплы уйнадылар, каршылыклар аша сикерделәр. - Минем балаларым да...

Азнакай районында спортка зур игътибар бирелә. Җәйге каникул чорында да спорт мәйданчыклары тынып тормый. Ишкәев исемендәге ял паркында һәр сишәмбе мәктәп яны лагерьларына йөрүче балалар өчен төрле ярышлар оештырыла. 16 июньдә дә стадион 200ләп бала тавышыннан гөрләп торды. Алар футбол, волейбол, туплы уйнадылар, каршылыклар аша сикерделәр.

- Минем балаларым да мәктәп яны лагерына яратып йөри, аларның ялы менә шулай күңелле һәм файдалы уза. Мондый ярышлар мәктәпләр арасында дуслыкны ныгыта, балаларны спортка ныграк тарта. Практагы балалар мәйданчыгы, 1 һәм 7 нче мәктәпләрдәге футбол мәйданчыклары өчен район хакимиятенә рәхмәтлебез, - ди "Лидер" балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе директоры, чараны оештыручы Руслан Гәрәев.

Ярышлар тәмамланганнан соң да балалар тиз генә таралышмады.

- Без футбол уйнарга яратыбыз. Пионербол буенча үз командабызга көч биреп тордык. Бу ярышларга башка мәктәпләрдән дә киләләр. Иске дусларны очраттык, яңаларын да табарбыз дип ышанабыз, - диләр 8 нче мәктәптән Айгиз һәм Данил.

Зөлфия ХӘМИТОВА, 2 нче мәктәпнең 9 нчы сыйныф укучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Парк балаларның шат авазына күмелде