- Роза ханым, кеше гомере озынлыгы нәрсәгә бәйле? Ни өчен әби-бабаларыбыз чыдамрак булган, озаграк яшәгән?
- Әйләнә-тирәбезгә генә күз салыйк. Хәзер экология бик начар халәттә, сулаган һавабыз, эчкән суыбыз пычрак. Элек ипине көнендә ашап бетермәсәң, күгәреп чыга иде, ә хәзер атналар буе торса да, бер әйбер булмый. Иң зарарсыз дип табылган ризыкта да химия, төрле кушылмалар бар. Физик хәрәкәт булмавы да кеше гомерен кыскарта. Әби-бабаларыбызның утырып торырга вакытлары да булмаган, ә без эштә - компьютер, өйдә - телевизор каршында, урамда машинада утырабыз.
- Хатын-кызлар, ирләргә караганда, озаграк яши дигән факт та бар бит әле.
- Моның фәлсәфи аңлатмасы бар: хатын-кыз - яңа тормыш булдыручы. Шуңа да аның организмы ирләргә караганда чыдамрак, тышкы факторларга каршы тора ала. Ана буларак, аңарда үз-үзен саклау инстинкты алга куелган. Ирләрдә эмоциональ яну тизрәк була. Алар бит барысын да үз эчендә тота. Без хатын-кызлар исә барысын да кемгәдер сөйләп яки елап чыгарабыз. Күңелен һәрвакыт нәрсәдер борчыган кешедә онкология, йөрәк белән бәйле авырулар ешрак очрый.
- Озак яшәү өчен нинди кагыйдәләрне истә тотарга кирәк?
- Дөрес туклану - озын гомергә беренче адым. Бигрәк тә олыгайган көндә туклануга игътибар итү мөһим. Бу яшьтә инде кешенең бер төркем хроник авырулары була, туклану рационы да шуннан чыгып төзелергә тиеш. Моның өчен махсус диеталар бар.
Нинди яшьтә булуга карамастан, физик активлык кирәк. Кеше көненә, ким дигәндә, 30-40 минут җәяү йөрергә тиеш. Өлкән яшьтә скандинав йөрүе бик файдалы.
Психик сәламәтлекне дә сакларга кирәк. Дөньяга позитив карашта булу, ешрак елмаю, стрессларга бирелмәү мөһим.
Йокы да кеше гомерен озынайта. Тәүлегенә, кимендә, 7-8 сәгать йокларга кирәк. Организмга ял итү өчен иң кулай вакыт - 22.00-01.00 сәгатьләр аралыгы.
Начар гадәтләр турында әйтеп тә торасы түгел. Тәмәке тарту гына да гомерне ун елга кыскарта. Гомер озынлыгы шулай ук нәселдәнлеккә дә бәйле.
****
Татарстанда яшәүче йөзьяшәрләр Салих Мөбарәков, Зәйнәп Ибраһимова, Кадерниса Шәфигуллина. Аларның озак яшәү серләрен тагын бер кат хәтердә искәртеп алырга булдык.
Салих МөбАрәков, 100 яшь (Казан):
- Эчмәдем, тартмадым, шук, шаян кеше идем. Эчкән очракта да, норманы белү кирәк. Тормышта кешенең максаты булырга тиеш. Башым бераз авырта башласа да, ярты сәдәф дару кабып, тизрәк урамга чыгып, әз булса да саф һавада йөрү ягын карыйм.
Зәйнәп Ибраһимова, 101 яшь (Апас, Сатламыш авылы):
- Гомерем буе колхозда эшләдем, каенана, каенатам бик сабыр, акыллы кешеләр иде, тормыш иптәшем белән дә тату яшәдек, балаларым тәртипле булды. Тыныч тормыш гомерне озынайта. Догаларны гел кабатлап торам, алайса онытыла, йөрмәсәм дә, яхшы ишетәм, күрәм, Аллага шөкер. Барыгызга да йөзем җимеше ашарга киңәш итәм, ул хәтерне дә яхшырта, сәламәтлеккә дә файдалы.
Кадерниса Шәфигуллина, 110 яшь (Әлмәт, Салкын Алан авылы):
- Дүрт яшемнән әти-әнисез калдым. Мине асрамага алган хуҗалар бик яхшы кешеләр булды, кыерсытмадылар. Ирем сугыштан кайтмады, ике баламны ялгыз үстердем. Озак еллар балалар йортында эшләдем. Үлә алмыйм менә. Ходай Тәгалә шундый озын гомер насыйп иткәндер, күрәсең. Ярдәменнән ташламасын инде!
Чыганак: http://shahrikazan.com/
Нет комментариев