Ничек 100гә җитәргә?
Республика медицина профилактикасы үзәгенең гигиена тәрбиясе буенча табибы Роза Алимова җавап бирә.
- Роза ханым, кеше гомере озынлыгы нәрсәгә бәйле? Ни өчен әби-бабаларыбыз чыдамрак булган, озаграк яшәгән?
- Әйләнә-тирәбезгә генә күз салыйк. Хәзер экология бик начар халәттә, сулаган һавабыз, эчкән суыбыз пычрак. Элек ипине көнендә ашап бетермәсәң, күгәреп чыга иде,...