Май кабартмасы рецебын Тәслия Хабибуллина җибәрде
1 әр стакан сөт һәм су, 10 г коры чүпрә, 2 йомырка, 4 аш кашыгы шикәр комы, 0,5 аш кашыгы тоз, 5-6 аш кашыгы үсемлек мае, он. Чүпрәне суда яки сөттә яхшылап изгәч, шикәр комы, май, йомырка, тоз, май өстәп, төере калмаслык итеп, яхшылап туглыйлар. Шуннан соң кирәк кадәр он...
1 әр стакан сөт һәм су, 10 г коры чүпрә, 2 йомырка, 4 аш кашыгы шикәр комы, 0,5 аш кашыгы тоз, 5-6 аш кашыгы үсемлек мае, он.
Чүпрәне суда яки сөттә яхшылап изгәч, шикәр комы, май, йомырка, тоз, май өстәп, төере калмаслык итеп, яхшылап туглыйлар. Шуннан соң кирәк кадәр он кушып, кулга ябышмый торган камыр басалар, өстен каплап, 1-1,5 сәгатьткә җылы урынга куялар.
Әзер камырны 80-100 г чамасында бүлеп, 1,5-2 см калынлыкта җәяләр дә тактага яки тастымалга кабартырга куялар. Кабартманы кәстрүлдә яки табада, кайнап торган майда, әйләндерә-әйләндерә кыздырып пешерәләр. Кабартма кызарып һәм кабарып пешәргә тиеш.Шикәр пудрасы сибергә мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев