11 апрель 2017 яңалыклары
-
Азнакайда Александр Степановны фашист концлагерьлары тоткыннарын азат итү Халыкара көнендә район җитәкчеләре хөрмәтләде. ФОТО, ВИДЕОРЕПОРТАЖ.
-
Азнакайда бер ханымны урамда талаганнар
Урамнан тыныч кына атлаган ханымның артыннан килеп, сумкасын йолкып алган карак үзен җинаять җаваплылыгы көтүен белгәндер, билгеле, әмма бу адымга барган. Сабак алмаса алмый бит ул кеше, моңа кадәр дә җәзага тартылган булган угрыны суд бу юлы ирегеннән мәхрүм итте. Источник: http://aznakaevsky.tat.sudrf.ru
-
Азнакайның «Юлдаш» агитбригадасы Күктәкә халкына бәйрәм бүләк итте. ФОТОРЕПОРТАЖ.
"Юлдаш" агитбригадасы Күктәкә авылында "Нәүрүз" бәйрәме үткәрде. Авыл халкы кунакларны тәмле камыр ашлары тулы өстәлләр белән каршы алды. Тымытык авыл җирлеге башлыгы Айрат Фазлыев, ветераннар советы рәисе Радик Солтанов, авыл старостасы Мәүләветдин Таҗиев авылдашларына изге теләкләрен җиткерделәр. "Азнакай гүзәлләре" триосы иң матур, шат җырларын бүләк итте. Соңыннан бәйрәм чәй табыны...
-
Азнакайлылар «Аҗаган»да сынатмадылар!
«Аҗаган-2017» республика хәрби-спорт уеннарының Әлмәттә узган зона турында Азнакай районы данын 5 нче мәктәпнең «Патриот» командасы яклады. «Хәрби әзерлек» блогында Әдилә Фадеева автомат сүтеп-җыю буенча өченче, Риман Сабуров гомумгаскәр саклану комплектын кию буенча 2 нче урынга лаек булды. Команда «Визитка» бәйгесендә 3 нче, гомумгаскәр саклану комплектын кию буенча 2 нче...
-
Татшуган авыл мәдәният йортында депутатлар, авыл халкы катнашында очрашу булды. ФОТОРЕПОРТАЖ.
Кичә Татшуган авыл мәдәният йортында урта һәм кече бизнес өлкәсендә, шәхси хуҗалыкларда халыкның активлыгын көчәйтү максатында район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов, депутатлар, авыл халкы катнашында очрашу булды.
-
Азнакай укучылары өмәгә чыкты. ФОТОРЕПОРТАЖ.
Азнакай шәһәре гимназиясенең 5 "Б" һәм 8 "А" классы укучылары "Эковесна 2017" бәйгесе кысаларында ата-аналар, ТР экология һәм табигый ресурслар Министрлыгының Ык буе территориаль идарәсе белгечләре белән берлектә Хәсән чишмәсендә һәм Сыза елгасы буенда өмә үткәрде. Шушы ук көнне балалар Мәнәвез авылы урманындагы агачларга сыерчык оялары да элделәр.
-
Милли көрәш буенча бәйге уздырылды. ФОТОРЕПОРТАЖ.
9 апрельдә Азнакай шәһәре гимназисендә 18 яшькә кадәр үсмерләр арасында Әнвәр Зәкиев призына милли көрәш буенча бәйге уздырылды. Анда гимназия, Балтач һәм Әгерҗе авыллары командалары катнашты. Әлеге турнир бишенче елын уздырыла. Беренче урынны өч ел рәттән гимназия командасы яулап килә. Икенче урынга - Балтач, өченче урынга - Әгерҗе авыллары командалары...
-
Азнакайлыларны ТР Дәүләт Советы депутаты Рөстәм Мөхәмәдиев кабул итә
"Бердәм Россия" партиясенең Азнакай җирле бүлегендә (Солтангалиев ур., 21, Мәдәният йортының 1 нче каты) ТР Дәүләт Советы депутаты Рөстәм Мөхәммәдиев тарафыннан район халкын кабул итүгә алдан язылу бара. Белешмәләр өчен тел.: 7-01-92.
-
Азнакай районында учреждение, предприятие һәм оешма коллективлары тарафыннан ГТО нормаларын тапшыру булып үтте. ФОТОРЕПОРТАЖ.
-
Май кабартмасы рецебын Тәслия Хабибуллина җибәрде
1 әр стакан сөт һәм су, 10 г коры чүпрә, 2 йомырка, 4 аш кашыгы шикәр комы, 0,5 аш кашыгы тоз, 5-6 аш кашыгы үсемлек мае, он. Чүпрәне суда яки сөттә яхшылап изгәч, шикәр комы, май, йомырка, тоз, май өстәп, төере калмаслык итеп, яхшылап туглыйлар. Шуннан соң кирәк кадәр он...
-
Салым инспекциясе ачык ишекләр көне уздыра
14 һәм 15 апрель көннәрендә Россия федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы идарәсе ачык ишекләр көне үткәрә. Республиканың барлык территориаль салым инспекцияләре хезмәткәрләре, шул исәптән 17 нче районара салым инспекциясе, 14 апрель, җомга көнне - 9.00-20.00; 15 апрель, шимбә көнне - 10.00-15.00 сәгатьләрдә гражданнарны кабул итеп, салым түләүчеләрне кызыксындырган сорауларга җавап...