Өлкәннәргә - хөрмәт
20 сентябрьдән 20 октябрьгә кадәр район башкарма комитеты җитәкчесе боерыгы нигезендә Өлкәннәр көне айлыгы игълан ителде. Ликвидацияләнгән предприятиеләрнең ветераннары, башка төбәкләрдән күченеп килгән пенсионерлар (барлыгы 2,5 мең кеше) Азнакай муниципаль районы җитәкчелеге инициативасы буенча предприятиеләр һәм учреждениеләргә беркетелде. Айлык барышында түбәндәге социаль мөһим чаралар уздырылачак: бюджет оешмалары һәм ликвидацияләнгән предприятиеләрнең...
20 сентябрьдән 20 октябрьгә кадәр район башкарма комитеты җитәкчесе боерыгы нигезендә Өлкәннәр көне айлыгы игълан ителде.
Ликвидацияләнгән предприятиеләрнең ветераннары, башка төбәкләрдән күченеп килгән пенсионерлар (барлыгы 2,5 мең кеше) Азнакай муниципаль районы җитәкчелеге инициативасы буенча предприятиеләр һәм учреждениеләргә беркетелде.
Айлык барышында түбәндәге социаль мөһим чаралар уздырылачак: бюджет оешмалары һәм ликвидацияләнгән предприятиеләрнең 70 яшьтән өлкәнрәк пенсионерларына матди ярдәм күрсәтеләчәк, мохтаҗ ялгыз гражданнар сезонлы яшелчә белән тәэмин ителәчәк (волонтерлар ярдәмендә аларга бәрәңге китерелә башлады инде), өлкәннәр өчен авыл хуҗалыгы ярминкәсе, шәһәрдә һәм Актүбә бистәсендә мунчада бушка юыну оештырылачак, йөз яшен тутырган әбиләрне хөрмәтләү, картлар һәм инвалидлар йортында концерт, мәдәният йортларында, китапхнәләрдә очрашулар, кул эшләре күргәзмәләре, мәдәни һәм спорт чаралары,предприятиеләрдә,оешмаларда тантаналы җыелышлар узачак, гомум практика табиблары һәм тар белгечләр медицина учреждениеләрендә һәм өйдә өлкәннәргә медицина тикшерүе уздырачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев