Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
ҖӘМГЫЯТЬ

Котлыйбыз Әминова Нәсимә Әхнәф кызын!

Әсәй авылында гомер итүче кадерле туганыбыз ветеран укытучы Габитова Нәсимә Әхнәф кызын 60 яшьлек юбилее белән кайнар котлыйбыз! Озак еллар буе Әсәй мәктәбендә зур уңышларга ирешеп, балаларга физика һәм математика фәннәреннән белем бирдең. Хезмәттәшләреңнең һәм укучыларыңның зур хөрмәтен яуладың. Тормыш иптәшең Фаварис белән үрнәк гаилә төзедегез, өч бала тәрбияләп аларны...

Әсәй авылында гомер итүче кадерле туганыбыз ветеран укытучы Габитова Нәсимә Әхнәф кызын 60 яшьлек юбилее белән кайнар котлыйбыз!

Озак еллар буе Әсәй мәктәбендә зур уңышларга ирешеп, балаларга физика һәм математика фәннәреннән белем бирдең. Хезмәттәшләреңнең һәм укучыларыңның зур хөрмәтен яуладың.

Тормыш иптәшең Фаварис белән үрнәк гаилә төзедегез, өч бала тәрбияләп аларны олы тормыш юлына чыгардыгыз. Бүген дә сез өлкән яшьтәге әти-әниегезне, туганнарыгызны ихтирам итеп, хөрмәтләп, тәрбияләп яшисез.

Кадерле туганыбыз! Алдагы тормышыңда сиңа ныклы сәламәтлек, балалар, оныклар куанычын күреп, тормыш иптәшең Фаварис белән бер-берегезгә терәк булып, әти-әниеңне, туганнарыңның сөендереп яшәргә насыйп булсын.

Иң изге теләкләр белән, Татшуган авылыннан туганнарың

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев