7 апрель 2017 яңалыклары
-
Актүбә укучылары наркотикларның начар икәнен беләләр
Актүбә 3 нче урта мәктәбендә "Өмет" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре катнашында балигъ булмаганнар арасында хокук бозулар профилактикасына юнәлдерелгән чара узды. Алар укучыларга наркотикларның зыяны, аларны саклаган һәм саткан өчен закон каршында җаваплылык турында аңлаттылар. Әлеге тема буенча видеоролик күрсәтелде. Соңыннан укучылар сорауларга җавап бирделәр, фикерләрен белдерделәр.
-
Азнакайлылар өмәгә чыкты
Кояшның мәрхәмәте артып, җир кардан арынуны гына көтә азнакайлылар. Шәһәр-район Мәдәният йорты коллективы инде Игелеклелек паркын, Сөембикә урамын кышкы чүп-чардан җыештырырга да чыккан.
-
Азнакай районы Актүбә бистәсе мәктәбендә язгы ташуда куркынычсызлык кагыйдәләре турында сөйләделәр.
Актүбәдәге 3 нче урта мәктәптә «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре белән берлектә яз көне сулыкларда сак булу турында «Язгы ташу» чарасы булды. Укучылар язгы бозда уйнауның куркыныч булуы турында лекция тыңладылар. Үзләренең дә кызыклы хатирәләрен яңарттылар. Все вместе увлеченно поиграли в игру "Сорау-җавап" викторинасында бик теләп катнаштылар. Әлеге...
-
Ыкта боз кузгылгын. ФОТО, ВИДЕОРЕПОРТАЖ.
Бу көннәрдә Ыкта боз кузгалган. "Бәхетебезгә, көннәрнең кинәт кенә җылытып җибәрмәве һәм ныклы әзерлек чаралары күрү нәтиҗәсендә, быел елга бәла-каза китермәде, су күтәрелеше сизелмәде. Барысы да ныклы контроль астында. Сарлы һәм Урсай авыллары яны су гидрантлары иртә-кич тикшерелеп тора.." - дип хәбәр итте безгә янгын сагының Азнакай гарнизоны начальнигы урынбасары...
-
Прокуратура хәбәр итә
Урман кырыйлары чистартылырга тиеш Бу елның 01 мартыннан РФ хөкүмәтенең "Территорияләрдә янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү мәсьәләсе буенча кайбер актларга үзгәрешләр кертү турындагы" карары үз көченә керде. Аның буенча урман яны территориясеннән файдаланучылар, җаваплы затлар урманнан 10 метр ераклыкта аны корыган үсемлек калдыкларыннан, чүптән чистартырга, яки урман кырыйларын (0,5 метр) минеральләштерергә...
-
Азнакайда Сәламәтлек көнен билгеләп уздылар. ФОТО, ВИДЕОРЕПОРТАЖ.
Бүген Сәламәтлек көне уңаеннан Татарстан мәйданында балалар өчен флеш-моб үткәрелде. Физкульт-сәгатьтән алар шат күңел белән таралыштылар.
-
Котлыйбыз Әминова Нәсимә Әхнәф кызын!
Әсәй авылында гомер итүче кадерле туганыбыз ветеран укытучы Габитова Нәсимә Әхнәф кызын 60 яшьлек юбилее белән кайнар котлыйбыз! Озак еллар буе Әсәй мәктәбендә зур уңышларга ирешеп, балаларга физика һәм математика фәннәреннән белем бирдең. Хезмәттәшләреңнең һәм укучыларыңның зур хөрмәтен яуладың. Тормыш иптәшең Фаварис белән үрнәк гаилә төзедегез, өч бала тәрбияләп аларны...
-
Безнең "Мирас" журналы редакциясендә югалган авыллар хакында «Түгәрәк өстәл». ФОТОРЕПОРТАЖ.
Бүген «Безнең мирас» журналы редакциясендә Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты, Энциклопедия һәм төбәкне өйрәнү институты галимнәре һәм төбәкне өйрәнүчеләр катнашында юкка чыккан авыллар тарихы, проблемаларына багышланган «түгәрәк өстәл» узды. «Түгәрәк өстәл»дә яңгыраган фикер-тәкъдимнәр белән журналыбызның май саныннан танышырга мөмкин булачак. Источник: http://beznenmiras.ru
-
Авылларның юкка чыгуы бөтен Россия өчен актуаль мәсьәлә – Альберт Борһанов
Югалган авыллар темасы май аенда Татарстанның Азнакай районында узачак Россиякүләм фәнни-гамәли конференциядә дә күтәреләчәк. (Казан, 6 апрель, "Татар-информ", Лилия Гаделшина). Югалган авыллар темасына багышлап, 24 майда Татарстанның Азнакай районында Россия күләмендә фәнни-гамәли конференция узачак. Бу хакта бүген "Безнең мирас" журналы редакциясе оештырган "түгәрәк өстәл"дә тарихчы Альберт Борһанов хәбәр итте. Галимнәр,...
-
Азнакайлылар, урманнарны янгыннан саклыйк!
Урман янгыннары нигездә иртә яздан соң көзгәчә дәвам итә. Кояшлы көннәр һәм көчле җил кар катламын тиз киптерә һәм ут чыгу куркынычын тудыра. Кар киткәннән соң яңгырларның озак яумый торуы да янгынга китерергә мөмкин. Ул кагыйдә буларак, коры чорның 6-10 нчы көнендә чыга. Урман янгыннары табигый (яшен сәбәпле) һәм антропоген...
-
Азнакай үз тәҗрибәсен Бөтенроссия күләмендә күрсәтәчәк. ФОТО, ВИДЕОРЕПОРТАЖ.
24 майда Азнакайда "Югалган авылларны өйрәнү, саклау һәм яңарту проблемалары" дип аталган Бөтенроссия конференциясе узачак. Академик, профессор, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе Альберт Борханов белән әңгәмә.