Эзләгән табар, ташка кадак кагар
Әлфия Әгълиева Азнакай шәһәр судының гомуми бүлек җитәкчесе. Аның белән сөйләшкәндә күңелгә әнә шул әйтем кереп утырды. Әңгәмәбез тәмамланганда, мәкальнең чыннан да нәкъ менә аның кебекләргә карата әйтелүенә шигем калмаган иде. - Әлфия Айратовна, газета укучыларыбызны үзегез белән таныштырыгыз әле? - Ишимбай шәһәрендә урта мәктәпне, 1988 елда Мәскәү технологик институтын...
Әлфия Әгълиева Азнакай шәһәр судының гомуми бүлек җитәкчесе. Аның белән сөйләшкәндә күңелгә әнә шул әйтем кереп утырды. Әңгәмәбез тәмамланганда, мәкальнең чыннан да нәкъ менә аның кебекләргә карата әйтелүенә шигем калмаган иде.
- Әлфия Айратовна, газета укучыларыбызны үзегез белән таныштырыгыз әле?
- Ишимбай шәһәрендә урта мәктәпне, 1988 елда Мәскәү технологик институтын тәмамладым. Инженер-технолог белгечлеге алдым. Ул чакларда эшкә юллама белән җибәрәләр иде бит, Азнакайга билгеләндем. Биредә өс киемнәре тегү һәм ремонтлау фабрикасында инженер-технолог булып эшли башладым. Туксанынчы елларда, үзегез беләсез, икътисади үзгәрешләр башланып, ателье ябылды, технологларның кирәге бетте, яңа һөнәр үзләштерергә кирәк булды. ТИСБИга укырга кердем, юрист белгечлеге алдым. 2000 елда Азнакай районының җәмгыяви судьялары аппаратында суд утырышы секретаре булып эшли башладым. 2005 елда баш белгеч итеп билгеләделәр, ә инде 2008 елдан Азнакай шәһәр судының менә шушы гомуми бүлеген җитәклим.
- Тегү өлкәсен кисәк кенә юриспруденциягә алыштыруыгыз бик кызыклы, моның оеткысы электән үк салынган булгандыр дип уйлыйм, әллә ялгышаммы?
- Әйе, юрист белгечлеген сайлау очраклы гына түгел иде. Диңгез флотында хезмәт иткән әтием Айрат, армиядән кайткач эчке эшләр бүлегендә тикшерүче булып эшләде, милиция мәктәбен бетерде. Сүз дә юк, аның йогынтысы зур булды.
- Тегү, кул эше хоббиегыз булып калгандыр, хатын-кыз болай да аларга һәвәс була бит?
- Кечкенәдән тегәргә, бәйләргә, рәсем ясарга яраттым. Балаларым тугач, аларга да киемнәрне үзем тегеп, бәйләп кидердем. Кибетләрдә товарларга кытлык чаклар да булды бит әле, менә шул вакытта ул бик тә ярап куйды.
-Сезнең белән сөйләшкәндә, гаиләгездә дә тәртип, тыйнаклык, татулык хөкем сөреп, матур яшисездер, дигән фикер туа...
-Шөкер, тылым ныклы. Ирем Илгизәр белән ике кыз үстердек. Лилия архитектура-төзелеш университетын, ә Ләйсән мәктәпне тәмамлый. Кызларым да өй эшләрендә булышып үсте, мавыгулары да минеке кебек, буш вакытта табигатькә чыгарга, чаңгыда шуарга яратабыз.
-Суд утырышы секретаре - кеше язмышларының шаһиты ул дисәк тә була, бу вазифада чакта алар өчен борчылып, уйланып та йөргәнсездер әле?
-Әйе, кеше күңеле шулай яратылган: башкалар кайгысына да, шатлыгына да битараф калып булмый, эчтән генә уйланасың, жәллисең, кайгырасың... Гаиләнең аерылышу эше каралган бер утырышта ир дә, хатын да берсүздән гозерләрен канәгатьләндерүне сорады. Әмма судья аларга 3 ай срок бирү турында карар чыгарды. Бу срок үткәнче алар инде үзара килешкәннәр, матур гына яшәп киткәннәр булып чыкты. 2002 елда булган иде ул. Аннан соң аларның тагын бер сабыйлары туды, хәзер дә күреп йөрим, бик тату, бергә гомер итәләр. Күрәсең, шул чакта ук судья гаиләне саклап калу мөмкинлеге барлыгын чамалаган.
- Хәзер башкарган эшегез бертөрле, ялыктыргыч түгелме? Бик җаваплы да дип беләм...
- Минем вазифада - гомуми бүлек эшен оештыру, кадрлар белән эшләү, корреспонденцияләрне теркәү, төрле документлар... Мәшәкатьле, җаваплы әлбәттә, әмма бик яратып эшлим. Аннары, кешеләр белән аралашу, аларга ярдәм итә алу да җанга рәхәт, тынычлык бирә. Югары дәрәҗәдә профессиональ, бердәм коллективта хезмәт куюым белән горурланам.
Әңгәмәдәш - Лиза Нурлыева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев