Эзләгән табар, ташка кадак кагар
Әлфия Әгълиева Азнакай шәһәр судының гомуми бүлек җитәкчесе. Аның белән сөйләшкәндә күңелгә әнә шул әйтем кереп утырды. Әңгәмәбез тәмамланганда, мәкальнең чыннан да нәкъ менә аның кебекләргә карата әйтелүенә шигем калмаган иде.
- Әлфия Айратовна, газета укучыларыбызны үзегез белән таныштырыгыз әле?
- Ишимбай шәһәрендә урта мәктәпне, 1988 елда Мәскәү технологик институтын...