ҖӘМГЫЯТЬ

Экзит-пулл нәтиҗәләре билгеле

«Гадел сайлаулар өчен» күзәтчелек корпусы экзит-полл нәтиҗәләрен игълан итте. Корпусның координаторы Илнар Гыйрфанов сүзләренчә, «Бердәм Россия» партиясенең алдан тавыш бирү көнендә корпус 560 исә участокларының 70ендә сораштыру уздырган. - Прймериз - рейтинг процедурасы, ягъни берьюлы берничә кандидат өчен тавыш бирү мөмкинлеге булды, бездә кемнең беренче, ә кемнең икенче булуы турындагы...

«Гадел сайлаулар өчен» күзәтчелек корпусы экзит-полл нәтиҗәләрен игълан итте. Корпусның координаторы Илнар Гыйрфанов сүзләренчә, «Бердәм Россия» партиясенең алдан тавыш бирү көнендә корпус 560 исә участокларының 70ендә сораштыру уздырган.
- Прймериз - рейтинг процедурасы, ягъни берьюлы берничә кандидат өчен тавыш бирү мөмкинлеге булды, бездә кемнең беренче, ә кемнең икенче булуы турындагы төгәл мәгълүмат юк. Без тавышларны иң күп җыйган кандидатларны ачыкладык, - ди ул. - Федераль округта иң күп тавышны Татарстанның авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов, Россия Дәүләт Думасы депутаты Ирек Богуславский белән Александр Сидякин, Россия финанслар министры урынбасары Айрат Фәррахов алды.
Исегезгә төшерәбез: "Бердәм Россия" партиясенең алдан тавыш бирү нәтиҗәләре 25 майда билгеле булачак.

Фото: sntat.ru

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Экзитпулл нәтиҗәләре билгеле

Нет комментариев