Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
ҖӘМГЫЯТЬ

Чын Кеше, чын Хуҗа һәм чын Остаз

Әнвәр Баһаветдинов (уңнан беренче) съезд делегатлары белән Күренекле шәхес, Ленин, Халыклар Дуслыгы, Хезмәт Кызыл Байрагы орденнары, күпсанлы башка бүләкләр иясе Әнвәр Баһаветдиновка 27 ноябрьдә 90 яшь тулган булыр иде. Аның исеме республикабыз һәм районыбыз тарихына алтын хәрефләр белән уелган, ул үзеннән соң матур тирән эз калдырган бөек шәхесләрнең берсе. Бүген...

Әнвәр Баһаветдинов (уңнан беренче) съезд делегатлары белән
Күренекле шәхес, Ленин, Халыклар Дуслыгы, Хезмәт Кызыл Байрагы орденнары, күпсанлы башка бүләкләр иясе Әнвәр Баһаветдиновка 27 ноябрьдә 90 яшь тулган булыр иде. Аның исеме республикабыз һәм районыбыз тарихына алтын хәрефләр белән уелган, ул үзеннән соң матур тирән эз калдырган бөек шәхесләрнең берсе. Бүген Азнакайда аның якты истәлегенә багышлап төрле чаралар, шул исәптән көрәш турниры уза.
Билгеле булганча, Әнвәр Бәдретдин улы Баһаветдиновны 1961 елда КПССның Азнакай райкомы беренче секретаре итеп билгелиләр. Биредә унсигез ел эшләү дәверендә ул районны барлык тармаклар буенча беренчеләр сафына чыгару өчен бар көчен куя. Гомумән, республикабыз өчен иң авыр елларда Бөгелмә, Азнакай, Әлмәт районнарын җитәкләп, Әнвәр Баһаветдинов әлеге җирлекләрне күтәрүгә зур өлеш кертә. Татарстан Югары Советы Президиумы рәисе булган чорында да республикабызны ил күләмендә танытуга ирешә.
Әнвәр Баһаветдиновны бүген дә азнакайлылар бары тик җылы хатирәләр, зур хөрмәт белән искә алалар.
Әнәс Исхаков:
Минем тормышымда Әнвәр Баһаветдинов зур роль уйнады. Аның хәер-фатихасы белән мәктәптән комсомол һәм партия эшенә кереп киттем. Ул яшьләргә һәрчак игътибарлы, өлкәннәргә карата итәгатьле булды. Яшьләр белән эшне үз күзәтүе астында тотты. Без аннан әзрәк курка һәм шул ук вакытта әтиебез кебек бик хөрмәт итә идек. ВЛКСМ райкомының беренче секретаре булып эшләгән чорымда мин аны кыен хәлгә куйганым булмады, нәтиҗәләребез һәрчак яхшы иде. Мәскәүгә XVII Бөтенсоюз яшьләр съездына бару бәхетенә дә ирештем. Әнвәр Баһаветдинов тумышы белән вожак һәм оратор иде. Мөгаен, бу сыйфатларын ул күпмедер дәрәҗәдә партия лидеры булган әтисеннән алгандыр. Ул беркайчан кул астындагыларга тавышын күтәрмәде, әмма әйтәсен бик итәгатьле генә, йөрәккә уелып калырлык итеп әйтә иде. Азнакайга унсигез ел гомерен багышлады. Казанга киткәч тә, кулыннан килгәнчә районга ярдәм итте.
Фәхразый Кәримов, Социалистик Хезмәт Герое:
Язгы чәчү чорында төнлә дә эшләргә туры килде. Шунда ерактан нинди ут күренә икән дисәң, ул беренче секретарь Әнвәр Баһаветдинов булыр иде. Әнә шулай көн аралаш тәүлекнең теләсә кайсы вакытында һәрбер хуҗалыкны урап чыгар иде ул. Аның өчен бөтен кеше дә бертигез. Һәркемгә яхшы мөгамәләдә булыр. Абый булса, "абый", кечерәк яшьтә булса, "энем" дип дәшә. Ул килеп киткәч, авыл хезмәтчәннәре яңа көч белән, тагын да дәртләнебрәк эшли башлыйлар. Ничектер әнә шулай кешенең күңелен күрә, яңа эшләргә дәртләндерә белә иде ул. Алдынгыларга бирелә торган бүләкләрне дә үзе тапшыра, комбайннарга "вымпел"ларны үзе кадый. Ул эшләгән елларда авыл хуҗалыгы нык алга китте. Икмәк уңышы гектарына 30-35 әр центнерга җитте. Нәкъ шул чорда безнең "Коммунизмга" хуҗалыгының кукурузын Мәскәүгә авыл хуҗалыгы күргәзмәсенә алып киттеләр. Безнең район һәрвакытта да алдынгылар рәтендә барды. Бүгенге көндә районыбызда авыл хуҗалыгы тармагы аеруча алга китте. Бу миңа шул данлы елларны аеруча искә төшерә.
Сәйдәш Сафин, РФнең Атказанган нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәре, почетлы нефтьче:
Әнвәр Баһаветдинов җитәкчелек иткән чорда нефтьчеләребез Азнакай районын бөтен ил күләмендә данга күмде. Ул чорда эшче сыйныфка аеруча зур хөрмәт иде. Мине, гади нефтьче-операторны, КПСС өлкә комитеты әгъзасы итеп сайладылар. Казанга бергә оча идек. Мин югарыда ясыйсы чыгышлар да аның аша үтә. Менә шунда ул нефтьчеләрнең бөтен проблемаларын да күтәрде һәм алар тормышка да ашты. Һәрчак таләпчән, хезмәт коллективын эшкә рухландыра белә иде ул. Беркайчан да ачуланмый, әмма куе кашлары аша шундый итеп карый, җитәкчеләр барысын да аңлый һәм эшне җиренә җиткереп үти. Эшче халык, аларның тормыш-көнкүрешен, эш шартларын яхшырту аның өчен беренче урында торды. Азнакайда тузган бараклар урынына өр-яңа торак йортлар калыкты, нефтьчеләребез фатир алдылар, социаль-көнкүреш объектлары төзелде, транспорт, экология мәсьәләсе һәм башка бик күп проблемалар хәл ителде. Кыскасы, нефть белән бергә район, шәһәребез үсте, чәчәк атты.
Рудис Сәлахов, РФ һәм ТРның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, ветеран:
Әнвәр Баһаветдинов кадрлар белән эшләүгә бик җитди карый иде. Мәсәлән, колхоз җитәкчесе булып эшләр өчен башта өлкәннәр (озак еллар эшләп чыккан ветераннар) бюросына керәсең. Аннан үткәч, авыл хуҗалыгы министрлыгына, обкомның авыл хуҗалыгы буенча секретарена барасың. Аннан колхоз һәм партия оешмасының гомуми җыелышы. Әнә шуннан соң гына син колхоз җитәкчесе буласың. Шулай инә күзеннән үткәнгә, районда авыл хуҗалыгы җитәкчеләре бик еш алышынмады. Алар бер урында 15-20-30 ар ел эшләделәр. Г. Галимов, Л. Талибуллин, З. Кашапов, К. Газизуллин, Н.Хәбибуллин, Н. Якупов, Т. Фатихов, С. Харрасов, Т. Рахманкулов, М. Гыйләҗетдинов, Г. Рәхимов, Ф. Ягъфәров һәм башка бик күпләр барысы да Әнвәр Баһаветдинов кадрлары иде. Ул кадрларны сайлап кына калмый, аларның эш нәтиҗәләрен бәяли. Планнарны яхшы үтәгәннәрне хөкүмәт бүләкләренә тәкъдим итә иде. Ул эшләгән елларда 3 кешегә Социалистик Хезмәт Герое исеме бирелде. Бик күпләр Ленин, Кызыл Байрак һәм "Почет билгесе" орденнарына лаек булдылар. Атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре исемнәрен, КПСС Үзәк Комитетының байракларын алдылар. Шулай ук Татарстанның Дәүләт Советына да үзебезнең район кешеләре депутат булып сайлана иде.
Әнвәр Бәдретдинович авыл хуҗалыгына аеруча зур игътибар бирде. Карабодай игү, сарыкчылык буенча Россия күләмендәге семинарларның гөрләп үтүен, ҮКның беренче секретаре Н.С. Хрущевның Азнакайга килүе һәм башка шундый зур уңышлар, вакыйгалар белән бәйле аның исеме. Ул җитәкләгән райком бюросы, авыл хуҗалыгы идарәсе һәм ветераннар безне - яшьләрне, нәтиҗәле эшләргә өйрәттеләр, акыллы киңәшләрен бирделәр. Без - Әнвәр Баһаветдинов сайлаган кадрлар. Аларның йөзенә кызыллык китермичә, алардан калышмаска тырышып эшләдек.
Хәким Измайлов, табиб-хирург:
Кеше сәламәт булса, үзен яхшы хис итсә генә тырышып эшли дә, тормыштан ямь табып яши дә. Моны бик яхшы аңлаган район партия комитетының беренче секретаре Әнвәр Баһаветдинов медицина хезмәте күрсәтүне яхшыртуны эшчәнлегенең төп юнәлешләреннән берсе итеп күрде. Ул үзе дә физик яктан нык, төз гәүдәле кеше иде. Район үзәгендә генә түгел, авылларда да халыкка медицина хезмәте күрсәтүне тиешле дәрәҗәдә итүне җыелыш-очрашуларда һәрчак алга куя, җитешсезлекләрне ачып, аларны кичекмәстән хәл итүне таләп итә иде. Әнвәр Бәдретдин улы җитәкчелек иткән чорда Тымытыкта типовой участок сырхауханәсе салынды. Уты, суы, газы кергән, автоном бинада барлык шартлар тудырылды. Биредә ул чакта 6 табиб эшләдек. Стоматолог, хирург, терапевт... - барлык төр белгечләр. Бала тудыру бүлегенә кадәр бар иде. Үзәк сырхауханәнең дәвалау корпусына да ул нигез салдырды. Нефтьчеләрдән ярдәм алуга иреште. Әнә шулай аның тырышлыгы белән шушы зур бина калкып чыкты. Әнвәр Баһаветдинов гади кешеләргә, эш кешесенә бик игътибарлы, игелекле булды. Әмма шул ук вакытта җитәкчеләргә карата үтә таләпчән иде.
Ниһат Мозаффаров, нефтьче ветеран:
Нефть өлкәсендә озак еллар хезмәт куйган кеше буларак, мин Әнвәр Баһаветдиновның нефть тармагын үстерүдә дә билгеле бер өлеш кертүен әйтер идем. Җитәкчелек иткән чорда ул җирлектәге нефть тармагы предприятиеләре белән тыгыз элемтәдә торды, үзара хезмәттәшлеккә нигез салды.
Ә инде үзем белән турыдан-туры мөнәсәбәтләргә килгәндә, кайчандыр "Маяк" газетасына дубляж буенча урынбасар булып Әлмәт һәм Азнакай районнарының бердәм идарәсе партком секретаре Әнвәр Баһаветдинов чакыруы буенча эшкә килгән идем. Бу вакытта газета ике телдә нәшер ителә башлады. Әнвәр Баһаветдинов газета эшен, редакция кухнясын да бик яхшы белә торган җитәкче иде. Еш кына үзе дә мәкаләләр язды. Газетаны ике телдә дә баштан алып ахыргача укый. Безнең янга редакциягә дә керә, кайчак үзенә чакыра. Материал яхшы чыкса, тыйнак кына мактый. Күрсәтмәләр, киңәшләрен бирә. Әмма усал итеп түгел, конструктив рәвештә. Гомумән, аның белән һәр аралашу истә калырлык иде.
Әнвәр Бәдретдин улы хезмәтенә һәм партия бурычларына намуслы караган кешеләрне күрә һәм бәяли белде. Районның авыл хуҗалыгын үстерүгә зур көч куйды. Урыннардагы хәл торышын кайчак хуҗалык рәисләренең үзләреннән дә яхшырак белә иде. Бик таләпчән, һәрчак сүзен кистереп әйтә. Инициативалы, эшлим дип йөргән җитәкчегә ярдәмгә әзер торды. Районның авыл хуҗалыгындагы үсешенә нәкъ менә Әнвәр Баһаветдинов кул астында эшләп тәҗрибә туплаган кешеләр нигез салды ул елларда.
Рәис Шәрифуллин:
Мин Тимирязев исемендәге Мәскәү авыл хуҗалыгы академиясен тәмамлап, Азнакай районына 1968 елда эшкә кайттым. «Сельхозтехника»да алты ай инженер булып эшләгәннән соң, Әнвәр Баһаветдинов үзе янына чакыртты һәм «Октябрьнең 40 еллыгы» колхозында баш инженер эшен тәкъдим итте. Ул мәҗбүриләмәде, йомшак итеп, ихтирам белән сөйләште, аның тәкъдимен кире кагу бик зур мәгънәсезлек булыр иде. Мин икенче көнне үк хуҗалык белән танышырга юлга чыктым. Эшли башлагач та Әнвәр Бәдретдинович ярдәменнән ташламады, хуҗалыкка килгән саен хәлләрне сорашты, киңәшләрен бирде. Тагын да җаваплырак эшкә - 4 нче механикалаштырылган колонна җитәкчесе итеп билгеләнгәч тә аның шундый карашын тойдым. Ул җитәкчеләргә ышана иде, кода-кодагыйлыкка юл куймады, эш вазифаларын төгәл үтәүне таләп итте. Әнвәр Баһаветдинов киң эрудицияле, сәяси яктан гына түгел, техник мәсьәләләрдә дә бик мәгълүматлы җитәкче иде, кирәк урында үз тәкъдимен әйтеп, төзәтмәләр кертә белде. Минем күңелдә ул әнә шундый киң карашлы, ярдәмчел, олы җанлы җитәкче буларак хәзергәчә ихтирам хисләре уята.
Евдокия Калинина:
Әнвәр Баһаветдинов төз гәүдәле, пөхтә, зыялы, тыйнак, кешелекле булып истә калган. Халык аңа тартыла иде. Кушкан эшенең ничек башкарылуын һәрчак контрольдә тотты, әмма шулкадәр итәгатьле итеп тикшерә иде. Ул КПСС райкомының беренче секретаре чорында мин Азнакай 2 нче урта мәктәбендә укыта идем, бер үк вакытта мәктәпнең партоешма секретаре вазифасын да алып бардым. Шуңа күрә Әнвәр Бәдретдинович белән еш очрашырга туры килде. Ул минем өчен кумирга әверелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чын Кеше, чын Хуќа џђм чын Остаз