27 ноябрь 2015 яңалыклары
-
Азнакайда Әнвәр Баһаветдиновны искә алдылар
Бүген Азнакайда Республикабыз һәм районыбыз тарихында тирән эз калдырган легендар шәхес Әнвәр Баһаветдиновны искә алдылар. Аңа бүген - 27 ноябрьдә, 90 яшь тулган булыр иде. Аның якты истәлегенә багышланган чараларда әлеге күренекле зат белән эшләгән төрле шәһәр һәм район үзәкләреннән мәртәбәле кунаклар да катнашты. Чаралар "Чатыр тау арена" универсаль спорт...
-
Азнакайда “Йөрәктән-йөрәккә...” дип аталган хәйрия концерты узачак
Инвалидлар айлыгы барышында физик мөмкинлекләре чикләнгән балаларын тәрбияләүдә хаҗәтлек кичергән гаиләләргә матди ярдәм күрсәтү өчен хәйрия концертлары уздыру муниципаль районыбызда, игелеклелек чагылышы буларак, гүзәл бер традициягә әйләнде. Агымдгы елда "Йөрәктән-йөрәккә..." дип аталган хәйрия концерты 1 декабрь көнне 18.00 сәгатьтә район һәм шәһәр Мәдәният йортында оештырыла. Керү бәясе - 150 сум....
-
Чын Кеше, чын Хуҗа һәм чын Остаз
Әнвәр Баһаветдинов (уңнан беренче) съезд делегатлары белән Күренекле шәхес, Ленин, Халыклар Дуслыгы, Хезмәт Кызыл Байрагы орденнары, күпсанлы башка бүләкләр иясе Әнвәр Баһаветдиновка 27 ноябрьдә 90 яшь тулган булыр иде. Аның исеме республикабыз һәм районыбыз тарихына алтын хәрефләр белән уелган, ул үзеннән соң матур тирән эз калдырган бөек шәхесләрнең берсе. Бүген...
-
Милли көрәш – милләтебез горурлыгы
Әгәр гасырдан-гасырга татарны татар итеп саклаган өч-дүрт әйберне атарга кушсалар, барыбыз да аның җырын-моңын, динен, чәкчәген-өчпочмагын һәм, әлбәттә, милли спорт төрен - көрәшен атар идек. Татарча көрәш - бабаларыбыз барлыкка китергән, гасырлар узу белән шомара барып, бүгенгәчә йөзен югалтмаган милли байлыгыбыз ул. Узган атнада танылган көрәшче, татар-башкорт һәм спорт көрәше...
-
“Маяк” газетасы редакциясе һәм Азнакай шәһәр суды халык белән “Туры элемтә” үткәрде
Чәршәмбе көнне "Маяк" газетасы редакциясе һәм Азнакай шәһәр суды халык белән "Туры элемтә" үткәрде. Бер сәгать эчендә райондашлар хөкемдарларга шактый сорау биреп өлгерде. Җавапларны телефон аша шунда ук шәһәр суды рәисе Йосыф Сәхапов һәм федераль судья Лилия Субботина тарафыннан алдылар. Аеруча кызык дип табылган кайбер сорау-җавапларны газета укучыларыбыз игътибарына да...
-
Азнакай районында “Наркотикларсыз тормыш” айлыгы дәвам итә
"Наркотикларсыз тормыш" айлыгы дәвам итә. Аның кысаларында районда күптөрле чаралар үткәрелә. Бу яманлык белән көрәшәсе дә көрәшәсе әле. Районның эчке эшләр бүлеге мәгълүматларына караганда, ел башыннан наркотикларның законсыз әйләнеше белән бәйле 17 җинаять кылынган, бу узган елгы чор белән чагыштырганда 6,3 процентка күбрәк. Наркотикларны чамадан тыш кулланудан 2 кешенең гомере...
-
Бүген Азнакайда Әнвәр Баһаветдиновны искә алу кичәсе узачак
27 ноябрьдә 10.00 сәгатьтә «Чатыр-тау арена» универсаль спорт комплексында көрәш буенча республика турниры узачак. Ул Азнакай тарихында тирән эз калдырган легендар шәхес Әнвәр Баһаветдинов истәлегенә багышлана. Бу көнне шулай ук Мәдәният йортында 13.00 сәгатьтә Әнвәр Бәдретдин улын искә алу кичәсе дә узачак.