Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Баланы мәктәпкә әзерләү кимендә 10 меңгә төшә

Тиздән - 1 сентябрь. Быел Татарстанда беренче сыйныфка 45 меңгә якын укучы барачак. Әти-әниләр мәктәпкә күптән әзерләнә башлады инде. Баланы мәктәпкә озату, кияүгә бирү белән бер дип шаярта кайсылары. Чынлап та, укучыларны мәктәпкә әзерләү ел саен кыйммәтләнә бара. Беренче сыйныфка кергәндә бу аеруча да сизелә. Югарырак сыйныфта алдагы елдан калган...

Тиздән - 1 сентябрь. Быел Татарстанда беренче сыйныфка 45 меңгә якын укучы барачак. Әти-әниләр мәктәпкә күптән әзерләнә башлады инде.

Баланы мәктәпкә озату, кияүгә бирү белән бер дип шаярта кайсылары. Чынлап та, укучыларны мәктәпкә әзерләү ел саен кыйммәтләнә бара. Беренче сыйныфка кергәндә бу аеруча да сизелә. Югарырак сыйныфта алдагы елдан калган форма, сумка булырга мөмкин. Шулай булганда калган кирәк-яракны гына алырга туры килә. Ә беренче тапкыр мәктәп бусагасын атлаганда, бар да яңа, сыйфатлы булсын дисең.

Укучы балага кирәк-ярак­лар эзләп, без дә Казан кибетләренә юл тоттык. Кибет яхшыракмы, базармы дигәндә, кием-салымга бәяләр кайда да бер тирә тоелды. Базарларда да товар әллә ни очсыз түгел. Кибетләрдә акция, ташлама белән өс киемнәрен арзанракка алырга була. Шулай да аяк киеме, колготки, носки, эчке киемнәр базарда очсызрак. Ә менә канцелярия товарлары махсуслашкан кибетләрдә, хәтта мәктәп ярминкәләренә караганда да, арзанрак икән. Кайбер әти-әниләр кирәк нәрсәләрне интернет кибетләрдән заказ белән кайтартып, акчаны янга калдыра. Дөрес, бу очракта товарны килгәч кенә күрәсең, әйбер вакытында килеп җитмәве дә бар.

Мәктәп букчасына килгәндә, аның өске өлеше баланың җилкәсеннән биегрәк булмаска, аскы өлеше исә бот турысыннан аскарак төшеп тормаска тиеш, ди белгечләр. Сыйдырышлы булса да, артык зур да киңәш ителми. Таләпләр буенча, 1-2нче сыйныфларга - 1,5 килограмм, 3-4нче сыйныфларга - 2,5 килограмм, 5-6нчы сыйныфларга - 3 килограмм, 7-8нче сыйныфларга - 3,5 килограмм, 9-11нче сыйныфларга 4 килограммга кадәр авырлыктагы букчалар сәламәтлек өчен зарарсыз санала. Буш портфельнең авырлыгы 800 грамм гына булыр­га тиеш икән.
Форманы һәр мәктәп үзе ­кабул итә. Кибеттә дә, базарда да сайлау мөмкинлеге зур. Совет заманындагы коңгырт күлмәк, ак альяпкычлы формалардан алып, төрле төстәге костюм, сарафан, итәк, пиджак­ларны табарга була.

Канцелярия товарларын алганда сыйфатка игътибар итү сорала. Беленер-беленмәс сызыклы дәфтәрләр, начар яза торган ручкалар баланың күз күременә начар тәэсир итә икәнен дә онытмаска кирәк. Кыскасы, дәфтәрнең өч сумнан да арзанрагын алмаска киңәш итә белгечләр. Тәҗрибә күрсәткәнчә, укучылар өчен яшел тышлы дәфтәрләр, ак тышлы көндәлекләр иң кулае.
Сәүдә рәтләрен ураганнан соң, укучыны мәктәпкә әзерләү ничә сумга төшә икәнен исәпләп чыгардык. Бәяләр уртача алынды, һәркем юрганына карап аяк суза бит. Кыскасы, беренче сыйныф укучысын әзерләү якынча 10 мең сумга төшә. 1 сентябрь узып киткәч, кибетләрдә бәяләр дә очсызлана башлый үзе. Ташламалар 90 процентка кадәр дә җитә. Шуңа да кайбер әйберләрне соңрак алу отышлырак.

Күпбалалы, имин булмаган, авыр хәлдә калган гаи­ләдәгеләргә, физик яктан мөмкинлеге чикле балаларга ярдәм йөзеннән, 2007 елдан бирле Татарстанда «Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит» акциясе оеш­тырыла. Әлеге акция кысаларында, Казанның 177нче лицеенда «Мин беренче сыйныф» укучысы дип исемләнгән бәйрәм узды. Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районында быел 3740 бала беренче сыйныфка барачак, аларның 416сы ярдәмгә мохтаҗ. Аларга, 2-11нче сыйныфта белем алучы тагын 92 укучыга мәктәп өчен кирәк-ярак­лар тапшырылды. Укучылар мәктәп ишегалдында паравозда утырып йөрде, Габдулла Кариев исемендәге Казан дәүләт Яшь тамашачы театрының «Светофорда кунакта» спектаклен карады.

Малайлар:
Костюм, чалбар - 4000
Ак күлмәк - 600
Галстук - 300
Ботинкалар - 1200
___________________6100


Кызлар:
Ак блузка - 900
Ак колготки - 200
Бантлар - 200
Мәктәп формасы (фасонына, моделенә карап) 3000
Туфли - 1000
___________________5300


Башка кирәк-яраклар:
Спорт киеме - 1000
Икенче аяк киеме - 500
Спорт кедылары - 700
Мәктәп букчасы - 1500
Канцелярия товарлары (дәфтәр, пенал, карандаш, каләм,
бетергеч һәм башка кирәк-яраклар) 1000
___________________4700

(сумнарда, якынча бәяләр)


Эльвира Мозаффар

http://www.shahrikazan.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Баланы мәктәпкә әзерләү кимендә 10 меңгә төшә