Азнакайның православие храмы Татарстанның көньяк-көнчыгышында иң затлы гыйбадәтханә булачак
Азнакай шәһәрендә төзелеп килүче православие храмы төзелеше буенча попечительлек советының чираттагы киңәшмәсе узды.
Анда Әлмәт һәм Бөгелмә епархиясе управляющие епископ Мефодий һәм башка руханилар да катнашты. Аларны азнакайлылар исеменнән сәламләп, район башлыгы Марсель Шәйдуллин җирлегебездә иман йортлары төзүгә җитди игътибар бирелүен ассызыклады.
- Бүгенге көндә шәһәребездә калкып килүче православие гыйбадәтханәсе...