Азнакай эчке эшләр бүлеге начальнигы Илдар Шакиров хәбәр иткәнчә, узган атнада районда җинаятьләр кылыну турында биш хәбәр алынган. "Мәк" оператив-профилактик чара барышында, үз йортында наркотик матдә эшләүче ике актүбәле кулга алынган. Юлларда да вәзгыять югары булып кала бирә, узган атнада 20 юл-транспорт вакыйгасы теркәлгән, ике кеше вафат булган. "Алкоголь" декаднигы...
Азнакай эчке эшләр бүлеге начальнигы Илдар Шакиров хәбәр иткәнчә, узган атнада районда җинаятьләр кылыну турында биш хәбәр алынган. "Мәк" оператив-профилактик чара барышында, үз йортында наркотик матдә эшләүче ике актүбәле кулга алынган. Юлларда да вәзгыять югары булып кала бирә, узган атнада 20 юл-транспорт вакыйгасы теркәлгән, ике кеше вафат булган. "Алкоголь" декаднигы кысаларында ике авыл кибетендә тиешле лицензия булмаган килеш спиртлы эчемлекләр сатулары ачыклана, гаеплеләр закон каршында җавап бирәчәк.
Нет комментариев