Гел күз алдында йөргән, үткән-сүткәндә очраштырып, кайчак шалтыраткалашып хәл белешеп торган бер танышыбыз кисәк кенә юкка чыкты. Ни урамда күренми, ни телефоннан хәбәре юк. Бер ай үтте, икенчесе җитте... Аны белгән башкалар да аптырашта. 2-3 айлап вакыт узган иде инде, бердәнбер көнне май кояшыдай балкып килеп керде ул. Республика клиник...
Гел күз алдында йөргән, үткән-сүткәндә очраштырып, кайчак шалтыраткалашып хәл белешеп торган бер танышыбыз кисәк кенә юкка чыкты. Ни урамда күренми, ни телефоннан хәбәре юк. Бер ай үтте, икенчесе җитте... Аны белгән башкалар да аптырашта. 2-3 айлап вакыт узган иде инде, бердәнбер көнне май кояшыдай балкып килеп керде ул. Республика клиник хастаханәсендә дәваланып яткан икән. Диспансеризация үтеп йөргәндә беленгән яман шешнең әле дә ярый башланып килгән мәле генә булган. Диагноз раслануга ук, таныш-белешкә генә түгел, якыннарына да әйтеп-аңлатып тормыйча, башкалага чыгып киткән икән. Берәү булса көйләтер, үзе дә пошаманда йөрер, якыннарын да хафага салыр иде. Юк, ул алай тиз генә сыгылып төшә, бирешә торганнардан түгел шул, бар көчен җыеп, чирне авызлыкларга ашыккан. Әлбәттә, әле башы гына булган авыруны җиңүдә табибларның зур тырышлыгы салынган. Шушы вакыт эчендә алган процедуралары, бирелгән анализлар хакында хәзер әнә гадәти бер тормыш вакыйгасы итеп кенә сөйли. Аның кебек көчле ихтыярлы, позитив карашлы кешегә "ябешергә" ничек җөрьәт иткән диген бу яман чир. Җөрьәт иткән, әмма яулап алалмаган! Танышым инде 7 еллап онколог күзәтүе астында. Хәзер аның сәламәтлегенә бернинди куркыныч янамый, бер як күкрәге булмау гына аңа тулы канлы тормыш белән, сөенеп, Ходайның һәр бирмеш көненнән тәм табып яшәргә һич тә комачау итми.
Саннарга карыйсың да, уйланып аласың: ә бит вакытында табибка күренгән булсалар, яман шеш белән авырган никадәр кешенең, шул исәптән үземнең әтинең дә гомере саклап калынган булыр иде.
Алардан күренгәнчә, Татарстанда ел саен якынча 16 мең кешегә яман шеш диагнозы куела, ягъни республикада яшәүче һәр 43нче кеше авырый дигән сүз.
Россиянең башка төбәкләре белән чагыштырганда, Татарстанда онкоавырулылар күбрәк, дип белдерә белгечләр. Ә менә районыбызның табиб-онкологы Ирек Нәфыйков башкачарак фикердә:
-Безнең күрше-тирә республикаларда да яшәү шартлары, экология, азык-төлек... - барсы да бер чама. Татарстанда яман шеш авырулары вакытында ачыклана һәм диагноз дөрес куела, авыру очракларының күплегенең сәбәбе менә шул гына.
Аның белән сүзебез ни өчен быел яман шешкә каршы көрәш елы дип игълан ителүгә, бу нәүбәттән райондагы хәл торышына кереп китә.
-Соңгы вакытта яман шеш белән авыручылар арта бара. Моңа берничек тә күз йома алмыйбыз, - ди ул. -Министрлыкның 2016 елны онкологиягә каршы көрәш елы дип игълан итүе дә бу мәсьәләгә игътибарны тагын да арттыру максатыннан чыгып хәл ителгән. Безнең Азнакай районында узган ел 282 яман шеш авырулы кеше беренче тапкыр учетка алынды, аларның 168ендә авыруның беренче һәм икенче стадиясе.
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев