Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайлылар, бездә кайсы һөнәр ияләре ешрак чирли, беләсезме?

Роспотребнадзор үткәргән тикшерү нәтиҗәләре буенча, 2009 - 2016 елларда һөнәри хроник чирләр белән күбрәк бульдозер машинистлары, тракторчылар авырый икән. Мондый һөнәри авырулар "Мөстәкыймов исемендәге", "Азнакай" агрофирмасы, УТТ, "Азнакай" НПСы предприятиеләрендә теркәлгән. Шулай ук хәзерләүләр конторасының итек цехында да сихәтлегенә зыян килүчеләр булган. Бу юнәлештә, ягъни һөнәри авыруларга каршы көрәш, хезмәткәрләргә...

Роспотребнадзор үткәргән тикшерү нәтиҗәләре буенча, 2009 - 2016 елларда һөнәри хроник чирләр белән күбрәк бульдозер машинистлары, тракторчылар авырый икән. Мондый һөнәри авырулар "Мөстәкыймов исемендәге", "Азнакай" агрофирмасы, УТТ, "Азнакай" НПСы предприятиеләрендә теркәлгән. Шулай ук хәзерләүләр конторасының итек цехында да сихәтлегенә зыян килүчеләр булган. Бу юнәлештә, ягъни һөнәри авыруларга каршы көрәш, хезмәткәрләргә тиешле шартлар тудыруда районның ведомствоара органы - хезмәтне саклау буенча координацион совет нәтиҗәле эшләп килә. Бу очракларның ачыклануы да аның эшчәнлеге нәтиҗәсе. Районның оешма-предприятиеләрендә травма алуларга юл куймау, шәхси саклану чаралары күрү, медицина тикшерүләре үтүне оештыру буенча максатчан чаралар алып барыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев