20 гыйнвар 2017 яңалыклары
-
Азнакай спортчылары грек-рим көрәше чемпионатында сынатмадылар
Бөгелмәдә ишетү сәләтенә зыян килгән спортчылар арасында РФнең атказанган укытучысы Гариф Закиров истәлегенә грек-рим көрәше буенча Татарстан чемпионаты үтте. Анда азнакайлылар да катнашты һәм команда беренчелегендә бронза медаль яулады. Шәхси беренчелектә бүләкләнүчеләр арасында Азнакайдан Вадим Мухаммәтҗанов һәм Айнур Абдуллин да бар. фото: informk.ru
-
Азнакайның яшь туристлары көчләре сынаштылар
Яшь туристлар өйдә утырмыйлар, алар үзара көчләрен сынашырга булдылар. Актүбә 1 нче урта мәктәбе базасында туристлык-туган якны өйрәнү бүлеге һәм өстәмә белем бирү педагоглары уку-өйрәнү ярышлары уздырдылар. Анда Актүбнең 1 һәм 2 нче урта мәктәпләре, Азнакайның 5 нче урта мәктәбе, Азнакай Балалар иҗат үзәге командалары катнашты. Җиңүчеләргә грамоталар һәм бүләкләр...
-
Азнакайлылар, бездә кайсы һөнәр ияләре ешрак чирли, беләсезме?
Роспотребнадзор үткәргән тикшерү нәтиҗәләре буенча, 2009 - 2016 елларда һөнәри хроник чирләр белән күбрәк бульдозер машинистлары, тракторчылар авырый икән. Мондый һөнәри авырулар "Мөстәкыймов исемендәге", "Азнакай" агрофирмасы, УТТ, "Азнакай" НПСы предприятиеләрендә теркәлгән. Шулай ук хәзерләүләр конторасының итек цехында да сихәтлегенә зыян килүчеләр булган. Бу юнәлештә, ягъни һөнәри авыруларга каршы көрәш, хезмәткәрләргә...
-
Балада җиде яшь кризисы
Улыма әллә нәрсә булды. Моңа кадәр бар да җай гына бара иде. Хәзер киреләнергә дә күп сорамый. Юктан да кәефе төшә, берәр эше килеп чыкмаса, елый башлый. Балаларда 7 яшь кризисы турында ишеткән бар иде. Бу очракта әти-әнигә ни эшләргә икән? Р.Хәлимова Газета укучыбызның әлеге соравына "Гармония" педагогик-психологик белгечләре җавап...
-
КОТЛЫЙБЫЗ !
Югары Стәрледә туып Азнакайда яшәүче кадерле әниебез Шәһадәтова Гөлчәчәк Заһиркызының 18 гыйнварда туган көне. Әниебез, сине чын күңелдән гомер бәйрәмең белән котлыйбыз. Хәерле озын гомер, бәхет-шатлыклар, җан тынычлыгы, тән сихәтлеге, күңел күтәренкелеге телибез. Кайгы-хәсрәткә бирешми, шулай көчле рухлы һәм ярдәмчел булып кал. Безнең кайгыртучанлыкны тоеп, туганнар белән аралашып, мул тормышта,...
-
Азнакай укучылары кошларны кайгырталар
Район мәктәпләрендә кошларга җимлекләр һәм сыерчык оялары ясау буенча бәйге дәвам итә. Азнакайның 3 нче мәктәбе укучылары да әти-әниләре ярдәмендә җимлекләр һәм оялар ясап, аларны үз территорияләрендәге агачларга элеп куйдылар.
-
Азнакайда “Иң яхшы вожатый” конкурсының сайлап алу туры узды
Азнакай Балалар иҗат үзәгендә "Иң яхшы вожатый" конкурсының муниципаль сайлап алу туры узды. Балалар хәрәкәте буенча язмача сорауларга җавап биргәннән соң, жюри әгъзалары бәйгедә катнашучылар өчен балалар хәрәкәте кураторы З.Зарипова үткәргән тренингны күзәттеләр. Сайлап алу туры нәтиҗәләре буенча 10 вожатый финалга чыкты.
-
Азнакай районы Сукаеш авылы терлекчелек фермасына хезмәт десанты төшкән
Сукаеш авылы җирлеге халкы үз җирлеге һәм хуҗалык өчен җан атып тора. Нинди генә эштә дә бердәм алар. Әле менә бөтен бюджет системасында эшләүчеләр, "Азнакай" агрофирмасы хезмәткәрләре һәм башка активистлар дәррәү кубып, терлекчелек торакларын чистартканнавр: диварларын акшарлаганнар, юганнар, себергәннәр. Гомерен терлекечелеккә багышлаган Әнәс ага Гатауллин инде 85 яшен түгәрәкләп килсә...
-
Азнакайда «Ачыш» фәнни-гамәли конференциясе узды
Азнакай 9 нчы мәктәбе базасында «Ачыш» фәнни-гамәли конференциясе узды. Анда 150 дән артык сәләтле укучы катнашты. Әлеге конференция районыбызда җиденче елын үткәрелә. «Табиблар өстеннән Нюрнберг процессы: тарих һәм бүгенге заман» проекты белән Азнакай 1 нче урта мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы Азат Якупов гумантар-агарту секциясендә беренче урынны яулады.
-
Чуен табаны ничек чистартырга?
Чуен табага ныклап сеңгән көекне тазартуы күңелле эш түгел, әмма кул астындагы чаралар белән аны ялтыратып була. Тик эшкә тотыныр алдыннан кулга перчатка кияргә онытмагыз. Әгәр табага көек ныклап сеңмәгән булса, су салып җебетергә куярга кирәк. Аннан соң табаны эре тоз белән ышкып тазартканнан соң, сыек юу эремәсе салып губка...