ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайдан нибары 30 чакрымда "террорчы" тоткарланган

Бөгелмә шәһәр суды бинасына бомба куелу турында ялган хәбәр тараткан хатын-кыз кулга алынган. Бактың исә, шул рәвешле ул караклык өчен җаваплылыктан качып калырга уйлаган икән. Бомба турындагы хәбәр хокук сакчыларына 9 декабрь көнне үк килеп ирешкән булган. Суд бинасына оператив хезмәт вәкилләре җибәрелгән. Ленин урамын исә гомумән дә ябып куйганнар....

Бөгелмә шәһәр суды бинасына бомба куелу турында ялган хәбәр тараткан хатын-кыз кулга алынган. Бактың исә, шул рәвешле ул караклык өчен җаваплылыктан качып калырга уйлаган икән.

Бомба турындагы хәбәр хокук сакчыларына 9 декабрь көнне үк килеп ирешкән булган. Суд бинасына оператив хезмәт вәкилләре җибәрелгән. Ленин урамын исә гомумән дә ябып куйганнар. Хокук сакчылары исә бинадан бернинди шартлаткыч та тапмаган.
Нәтиҗәдә, алар "теракт турында ялган хәбәр" маддәсе буенча җинаять эше ачкан. Шикләнелүче исә шул ук көнне кулга алынган. Бөгелмәдә яшәүче әлеге хатын исә шул рәвешле караклык өчен җаваплылыктан качып котылырга теләве турында әйткән.
Хәзерге вакытта бу хатын-кыз сак астында.

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Азнакайдан нибары 30 чакрымда "террорчы" тоткарланган

Нет комментариев