Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда зур транспорт чараларына вакытлыча чикләүләр кертелә

Язга чыгуга автомобиль юлларының торышына бәйле проблемалар белән дә йөзгә-йөз очрашабыз. Билгеле булганча, аларны саклау һәм юл корылмаларының сакланышын тәэмин итү өчен төрле чаралар күрелә. Быел да 15 апрельдән 14 майга кадәр Азнакай шәһәре гомуми җирле кулланылыш автомобиль юлларында бер күчәрле транспорт өчен 6 тоннадан артса, ике күчәрле шоссе өчен...

Язга чыгуга автомобиль юлларының торышына бәйле проблемалар белән дә йөзгә-йөз очрашабыз. Билгеле булганча, аларны саклау һәм юл корылмаларының сакланышын тәэмин итү өчен төрле чаралар күрелә.


Быел да 15 апрельдән 14 майга кадәр Азнакай шәһәре гомуми җирле кулланылыш автомобиль юлларында бер күчәрле транспорт өчен 6 тоннадан артса, ике күчәрле шоссе өчен бер күчәргә 5 тоннадан артса, өч күчәрле шоссе өчен бер күчәргә 4 тоннадан артса, хәрәкәт чикләнә.


Бу чорда халыкара маршрутларда йөк ташучыларга, пассажир автобуслары, беренче чиратта кирәк булган азык-төлек продуктлары, терлекләр, дару препаратлары, орлык, ашлама, почта ташучы йөк машиналары, йөк күтәреше 16 тоннага кадәр булган ягулык, сөт ташу, бәла-казалар һәм башка гадәттән тыш хәлләр нәтиҗәләрен бетерүгә көйләнгән автотранспортка йөрергә рөхсәт ителә. Калган авыр массалы транспортка бу чорда юл ябыла, алар махсус рөхсәт белән генә юлга чыга алалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда зур транспорт чараларына вакытлыча чикләүләр кертелә