7 апрель 2014 яңалыклары
-
Азнакайда яшь пар бала бүлешә
Балигъ булмаганнар эше буенча комиссиянең чираттагы утырышы бара. Каршыбызда - әле гаилә тәмен тулысынча татырга да өлгерми аерылышкан япь-яшь ир белән хатын. Кайгыны да, шатлыкны да гомер буе бергә уртаклашырга вәгъдә бирешкән бу пар бала бүлешә. Кыз чагында: "Син минем - алиһәм!" - дип табынган ир бүген хатынын бала тәрбияләргә...
-
Азнакайның мәшгульлек үзәгенә 309 вакансия игълан ителгән
2014 елның 1 кварталында Азнакай районы хезмәт базарында хәл торышы тотрыклы булды. Мәшгульлек үзәгенә ел башыннан 1609 кеше мөрәҗәгать итте, бу узган елның шушы чорындагыдан 21,6 процентка кимрәк. Мөрәҗәгать итүчеләрнең: - 129ы -хатын-кызлар; - 10сы - штат кыскартылып, эштән азат ителгәннәр; - 11 инвалид; - 22се - 30 яшькә кадәрге...
-
Азнакайдан сугыш ветераны Гайнулла Әюпов Берлинга “Форд”та барып җитә
Еллар чәчкә әкрен генә ак бәс кундырса, йөз-кыяфәткә җыерчыклар сырласа да, ә менә рух-күңелгә әллә ни зыян сала, аны картайта да, какшата да алмый. Гайнулла абыйны беренче күрүдә үк әнә шулай уйлап куйганым хәтердә. Ә бит ниләр генә күрергә-кичерергә туры килмәгән аңа бу тормышта! ... 1921 елның 21 мартында Башкортстанның...
-
Азнакайда зур транспорт чараларына вакытлыча чикләүләр кертелә
Язга чыгуга автомобиль юлларының торышына бәйле проблемалар белән дә йөзгә-йөз очрашабыз. Билгеле булганча, аларны саклау һәм юл корылмаларының сакланышын тәэмин итү өчен төрле чаралар күрелә. Быел да 15 апрельдән 14 майга кадәр Азнакай шәһәре гомуми җирле кулланылыш автомобиль юлларында бер күчәрле транспорт өчен 6 тоннадан артса, ике күчәрле шоссе өчен...
-
Азнакайның юкка чыккан 28 авылында Җиңү һәйкәлләре калкачак
Илебез, шул исәптән безнең Азнакай районы халкы да Бөек Җиңүнең 70 еллыгын билгеләп үтәргә әзерләнә. Бу нәүбәттән күптөрле чаралар тормышка ашырыла. Авылларда, Актүбә бистәсе һәм Азнакай шәһәрендә Бөек Ватан сугышында катнашкан райондашларыбыз истәлегенә куелган 70кә якын һәйкәлнең бүгенге торышы барлана, аларның һәркайсы яңартылып, шунда ук тыл ветераннары һәм сугыш чоры...
-
Азнакай кешесе кулдан төзек булмаган планшет алып алданган
Кайберәүләр акчаны эшләп тапса, икенчеләре исә җиңел генә акча эшләү юлын эзли. Азнакайда шундый «эшмәкәрлек» алып баручы чегәннәр дә пәйда булды. Узган атнада берәү кулдан төзек булмаган планшет алып алданган булса, икенче очракта шундый бер хатын-кыз шәһәрдәшебезгә "алтын" бизәнү әйберләре сатып, 50 мең сумга төп башына утыртып киткән. Мондый җинаятьләрнең...
-
“Иң яхшы кече шәһәр почтальоны” исеменә Азнакайдан Әлфия Галиева лаек булды
"Татмедиа" ААҖ инде икенче ел рәттән вакытлы матбугатка яздыру нәтиҗәләре буенча иң яхшы почтальоннарны бүләкли. Республика хат ташучылары арасында "Иң яхшы кече шәһәр почтальоны" исеменә Азнакай почтамтының беренче почта бүлегендә эшләүче Әлфия Галиева лаек булды. Ул агымдагы елның беренче яртыеллыгы өчен 341 кешене "Маяк"лы итте. Уңган кешеләр хакында: «Йөгерә-йөгерә эшли»,...
-
“Маяк”ка язылу бәясе төшерелде
Түбәләрдән тамчылар тып-тып тама башлау белән, һәркем үз мәшәкатенә баш-аягы белән чумды: игенче чәчүгә техникасын әзерли, хуҗабикәләр бакчаларына үсентеләр кайгырта, укучылар имтиханга әзерләнә, сатучылар җиңел кием ташый... Безнең дә газетабызга язылу оештыру белән мәш килеп йөргән чагыбыз. Почта чыгымнары аркасында икенче яртыеллыкка бәяләр арта дип бераз кәеф кырылган иде кырылуын,...