Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда яшүсмер машина урлаган

Бер тапкыр да руль артына утырып карамаган яшүсмернең машина урлап, исән-имин йөрүенә ышанасызмы? Бәхете бар икән дияргә генә кала. Полиция хезмәткәрләре вакытында туктатмаса, бу вакыйганың ахыры, белмим, ничек төгәлләнер иде икән?! Балигъ булмаганнар эше буенча комиссиянең чираттагы утырышында шундый ике очрак тикшерелде. Урам иркенә куелган малайларның машинага кызыгуын аңларга була,...

Бер тапкыр да руль артына утырып карамаган яшүсмернең машина урлап, исән-имин йөрүенә ышанасызмы? Бәхете бар икән дияргә генә кала. Полиция хезмәткәрләре вакытында туктатмаса, бу вакыйганың ахыры, белмим, ничек төгәлләнер иде икән?!

Балигъ булмаганнар эше буенча комиссиянең чираттагы утырышында шундый ике очрак тикшерелде. Урам иркенә куелган малайларның машинага кызыгуын аңларга була, ә менә кеше әйберсенә ягылырга ярамавын колакларына киртләп аңлатучы булмаган, ахры, аларга.

Шулай ук хокукы булмый торып мопедта җилдерүчеләр дә кимеми. Күп очракта моңа балалар түгел, әти-әниләр гаепле. Беренчедән, яше җитмәгән улларына техника сатып алулары белән үк аларның һәм тирә-юньдәгеләрнең иминлеген куркыныч астына куялар. Икенчедән, руль артына утырырга рөхсәт итеп, күрәләтә җинаятькә этәрәләр. Юл йөрү кагыйдәләрен никадәр яхшы белсәң дә, автотранспорт йөртү таныклыгы булмыйча, хәтта өлкәннәргә дә руль артына утырырыга ярамый ди юкса закон.

Кемдер үзенең яшьлеген, авылда малай чакта матайда җилдерүен искә алыр. Әмма заман башка. Һәрберебез күрә, Азнакай урамы да Мәскәүнекенә әйләнеп бетте, юл тутырык машина, бик игътибарлы кешегә дә бәрелми һәм бәрдертми йөрүе кыен.

Әмма без әкәмәт кызык холыклы, законнарны иминлегебезне кайгырту өчен түгел, штраф каеру өчен чыгарганнар дип уйлыйбыз. Юл-патруль хезмәте күренмәсә, кисекен борылышта да килгән худка гына борылабыз, кызыл утка да сикереп чыгу җаен карыйбыз, шәһәр эчендә реактив самолет кебек очабыз. Ә бит фаҗигаләр адым саен булып тора. Үзеңә кагылгач кына аңлыйсың да, ул чагында инде соң була.

Резеда ШӘРИПОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда яшүсмер машина урлаган