Азнакайда янгын депосы ачылды
Февраль аенда капиталь ремонттан соң, 24 нче янгын частенең аерым постында янгын депосы ачылу һәммәбез өчен куанычлы вакыйга булды. Депо ачылу тантанасында "Азнакайнефть" идарәсе начальнигы Марат Җәләтов, федераль янгын хезмәтенең икенче отряды начальнигы Фәрит Хөсәенов катнашты. Әйе, янгын сүндерүчеләр бу көнне бик көткәннәр иде инде, чөнки янгын депосы озак еллар...
Февраль аенда капиталь ремонттан соң, 24 нче янгын частенең аерым постында янгын депосы ачылу һәммәбез өчен куанычлы вакыйга булды. Депо ачылу тантанасында "Азнакайнефть" идарәсе начальнигы Марат Җәләтов, федераль янгын хезмәтенең икенче отряды начальнигы Фәрит Хөсәенов катнашты. Әйе, янгын сүндерүчеләр бу көнне бик көткәннәр иде инде, чөнки янгын депосы озак еллар дәвамында авария хәлендә булды, тиешле хезмәт шартлары да юк иде. Шуңа да алар капиталь ремонт эшләрен башкарган нефтьчеләр һәм "Татнефть" АҖ җитәкчеләре исеменә кат-кат ихлас рәхмәт хисләрен белдерделәр. Ә инде искергән янгын техникасы урынына депога өр-яңа, заманча янгын автомобиле дә килеп керү - үзе бер могъҗиза булды.
24 нче янгын часте "Азнакайнефть" идарәсенең Актүбә участогы, шул исәптән ут чыгу куркынычы зур булган Павлов һәм Бирючевка резервуар паркларына, моннан кала 12 авыл торак пунктларына хезмәт күрсәтә. Яңа депо бинасы һәм тизйөрешле заманча техника янгыннарга каршы уңышлы көрәшүдә зур таяныч булачак.
Александр НИКУЛИН, 24 нче янгын часте начальнигы урынбасары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев