ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда “Урамда җәяүле” ункөнлеге узды

Шәһәребезнең "Кыңгырау" балалар бакчасында юл иминлеге хезмәткәрләре һәрчак көтеп алынган кунак. Менә бу юлы да ЮХИДИ хезмәткәрләре Илдар Исхаков һәм Альмира Сәгъдәтуллинаны шау-гөр килеп, куанып каршы алдылар. Алар мәктәпкә әзерләнүче төркем балаларына "Урамда җәяүле" ункөнлеге баруы турында сөйләделәр, юл йөрү кагыйдәләрен аңлаттылар. Дәрестә алган белемне урамда юл аркылы чыгып практикада...

Шәһәребезнең "Кыңгырау" балалар бакчасында юл иминлеге хезмәткәрләре һәрчак көтеп алынган кунак. Менә бу юлы да ЮХИДИ хезмәткәрләре Илдар Исхаков һәм Альмира Сәгъдәтуллинаны шау-гөр килеп, куанып каршы алдылар.
Алар мәктәпкә әзерләнүче төркем балаларына "Урамда җәяүле" ункөнлеге баруы турында сөйләделәр, юл йөрү кагыйдәләрен аңлаттылар. Дәрестә алган белемне урамда юл аркылы чыгып практикада да ныгыттылар. Очрашуның бу өлеше булачак беренчеләргә бигрәк тә ошады, алар үзләрен мөстәкыйль хис итеп, кагыйдәләрне ничек үзләштерүен үтә җитдилек белән күрсәтергә тырышты. Җәяүленең юлда үз-үзен ничек тотарга кирәклеген балалар әнә шулай бик яхшы сеңдерде.
Гөлнур Шәйдуллина, тәрбияче

Азнакайда “Урамда җәяүле” ункөнлеге узды

Нет комментариев