Азнакайда тәртип сагында торучыларны тәбрикләделәр - ФОТОРЕПОРТАЖ
Азнакай район-шәһәр мәдәният йортында эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көненә багышланган тантаналы кичә үтте Тамаша залына район эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре һәм ветераннары, аларның гаиләләреннән тыш, киң җәмәгатьчелек тә килгән иде. Эчке эшләр органнары хезмәткәрләрен муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин, Россия Эчке эшләр министрлыгының Азнакай районы буенча бүлек начальнигы Илдар Шакиров...
Азнакай район-шәһәр мәдәният йортында эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көненә багышланган тантаналы кичә үтте
Тамаша залына район эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре һәм ветераннары, аларның гаиләләреннән тыш, киң җәмәгатьчелек тә килгән иде. Эчке эшләр органнары хезмәткәрләрен муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин, Россия Эчке эшләр министрлыгының Азнакай районы буенча бүлек начальнигы Илдар Шакиров котлады.
Алар үз чыгышларында үрнәкле эш күрсәткән полиция хезмәткәрләрен мактап китте һәм күрсәткечләргә тукталды, бәйрәм уңаеннан погонлыларга һәм аларның гаиләләренә, ветераннарга рәхмәт сүзләрен җиткерде.
Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көненә багышланган тантана шатлыклы мизгелләргә бай булды. Бер төркем хезмәт алдынгыларына ТР Эчке эшләр министрлыгы һәм район хакимиятенең Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары тапшырылса, икенче берәүләр төрле дәрәҗәдәге «Эчке эшләр хезмәтендәге казанышлар өчен" медаленә, истәлек бүләкләренә лаек булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев