12 ноябрь 2016 яңалыклары
-
«Мәктәп экопатруле» бәйгесе нәтиҗәләре билгеле булды
ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы тарафыннан укучыларны әйләнә-тирә мохитне чистарту, төзекләндерү буенча гамәли эшкә тарту, аларда актив тормыш позициясе тәрбияләү максатында игълан ителгән «Мәктәп экопатруле» бәйгесе нәтиҗәләре билгеле булды. Алар арасында Азнакайдан Айназ Гайсин да бар. Ул иң актив укучы буларак, Казанда ТР Президенты катнашында узачак тантаналы чараларда катнашачак....
-
Азнакайда “Чүгәләгез” акциясе узды
"Укучыларның Россия хәрәкәте" яшьләр һәм балалар арасында сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыру максатларында "Чүгәләгез" акциясе үткәрә. Әлеге хәрәкәтнең пилот мәйданчыгы булган Азнакай 1 нче урта мәктәбе укучылары да аңа бик теләп кушылдылар. 1 нчедән алып 9 нчы сыйныфларга кадәр чүгәләп, күнегүләр ясадылар һәм парта артында утырып оешкан буыннарын яздылар.
-
Азнакайлылар «Junior Skills» дөнья чемпионатына әзерләнә
Балалар иҗат үзәгенең фәнни-техник юнәлештә өстәмә белем бирү педагоглары Казанда квалификацияләрен күтәреп кайттылар. Алар «Прототиплаштыру» һәм «Электромонтаж эшләр» юнәлешләре буенча «Junior Skills» дөнья чемпионатына укучыларны әзерләү методикларын өйрәнделәр. Азнакайның яшь робототехниклары «Робот-2016» ярышларында катнашты
-
Азнакай Балалар иҗат үзәгендә түгәрәкләр сафына яңа көчләр өстәлде
Азнакай Балалар иҗат үзәгендә "Бу йортта син хуҗа" дигән чара узды. Үзәк директоры Раушания Хәсәнова биредәге түгәрәкләргә беренче тапкыр аяк басучыларны тәбрикләп, аларга иҗади уңышлар теләде. Кичәне «Мирас» (җитәкчесе Ферүзә Кадырмаева), Ксения Коршунова, (җитәкчесе Лилия Зарипова), «Акварель» вокаль коллективы (җитәкчесе Раушания Хәсәнова), «Пой, гитара» ансамбле (җитәкчесе Регина Стрих) үзләренең чыгышлары...
-
Азнакайда яшь авиамодельчеләр ярышты
Азнакай 7 нче урта мәктәбе базасында яшь авиамодельчеләр ярышы узды. Алар үз куллары белән ясаган планерларны тәкъдим иттеләр. Дүрт төрле категориядә ябык трассада очкычларны сынаганнан соң, урамга чыгып, авиамодельләштерү дәресләрендә ясалган ракетаны очырдылар. Беренче урыннарны «Ераклык» һәм «Штурмовик» категорияләрендә Айнур Ханов белән «Очыш вакыты» һәм «Очыш төгәллеге» категорияләрендә Ринат Хәнипов...
-
Азнакайда хезмәт куркынычсызлыгы буенча курслар узды
Бу көннәрдә авыл хуҗалыгы идарәсе бинасында авыл хуҗалыгы өлкәсендә эшләүче җитәкчеләр, белгечләр, терлекче, агроном, инженерлар өчен хезмәтне саклау буенча укулар узды. "Безнең төп бурыч: хезмәтне, эшче көчне саклау. Кеше яшь килеш ничек эшкә килсә, лаеклы ялга да сәламәт килеш чыгып китәргә тиеш. Бу укуларда авыл хуҗалыгы җитәкчеләре, җирлек башлыклары, белгечләр,...
-
Азнакай укучылары әфганчы Марсель Әхмәтҗанов белән очрашты - ФОТОРЕПОРТАЖ
Азнакайның 3 нче урта мәктәбендә өлкән сыйныф укучылары өчен "Әфганстан - безнең әрнү һәм истәлек" дип аталган батырлык дәресе узды. Әлеге чара Азнакай батырлары - Әфган сугышында катнашкан Евгений Иванов һәм Николай Кандауровка багышланган иде. Чараның маахсус кунагы әфганчы Марсель Әхмәтҗанов Николай Кандауров белән бергә хезмәт иткән. Дәрес тәмамлангач, укучылар...
-
Азнакайның күз күреме буенча инвалидлары тулы тормыш белән яшиләр - ФОТОРЕПОРТАЖ
13 ноябрьдә күп кенә илләрдә халыкара Сукырлар көне билгеләп үтелә, ә 15 ноябрьдә - Халыкара ак таяк көне. Әлеге уңайдан Азнакайның Мәдәни үзәгендә күз күреме буенча инвалидлар өчен чара узды Күзебез күргәндә, колагыбыз ишеткәндә, аяк-кулларыбыз йөргәндә сәламәтлекнең кадере әллә ни беленми ул. Җир җимертеп эшләрлек көчебез ташып торса да, еш...
-
Азнакайлылар виртуаль парталарда бизнес серләренә өйрәнделәр
Мәгълүм булганча, Республикада беренче тапкыр кече һәм урта эшмәкәрләр өчен, шулай ук үз эшен башларга җыенучыларга ярдәм йөзеннән "Бизнес-класс" вертуаль укулары оештырылды. Әлеге проектка 15 майда ук старт бирелде. Программа алты айлык курсларны үз эченә алды һәм укулар да бушлай булды. Яшь белгечләр тәҗрибәле остазлардан он-лайн, офф-лайн дәресләр алдылар. Бөтен...
-
Азнакайда тәртип сагында торучыларны тәбрикләделәр - ФОТОРЕПОРТАЖ
Азнакай район-шәһәр мәдәният йортында эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көненә багышланган тантаналы кичә үтте Тамаша залына район эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре һәм ветераннары, аларның гаиләләреннән тыш, киң җәмәгатьчелек тә килгән иде. Эчке эшләр органнары хезмәткәрләрен муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин, Россия Эчке эшләр министрлыгының Азнакай районы буенча бүлек начальнигы Илдар Шакиров...