Азнакай журналисты Ясир Хөснетдинов - нефтьчеләрнең ихлас дусты
1997 елдан бирле Бөтенроссия телевидение радиотапшырулар компаниясенең радио хезмәте мөхәррире буларак, районыбыз, фидакарьләребезнең данын еракларга җиткергән "Азнакай җырчысы", танылган журналист Ясир Хөснетдинов турында җирлегебездә белмәгән кеше юктыр. Аның бөтен тормыш юлы журналистлык хезмәте белән бәйле. 1976 елда Казан дәүләт университетын тәмамлаганнан соң, аны Азнакай районы "Маяк" газетасына эшкә җибәрәләр. Шул...
1997 елдан бирле Бөтенроссия телевидение радиотапшырулар компаниясенең радио хезмәте мөхәррире буларак, районыбыз, фидакарьләребезнең данын еракларга җиткергән "Азнакай җырчысы", танылган журналист Ясир Хөснетдинов турында җирлегебездә белмәгән кеше юктыр.
Аның бөтен тормыш юлы журналистлык хезмәте белән бәйле. 1976 елда Казан дәүләт университетын тәмамлаганнан соң, аны Азнакай районы "Маяк" газетасына эшкә җибәрәләр. Шул көннән башлап Мөслим егетенең гомер юлы Азнакай белән бәйләнә.
Ул әдәби хезмәткәр, хатлар бүлеге мөдире, җаваплы сәркатип, ә 1983 елдан 1994 елга кадәр баш мөхәррир булып эшли. Бу көннәрдә үзенең юбилеен билгеләп үтүче, каләменә гомер буе тугры калган коллегабыз турында Дамир Асыловның язмасын укучыларыбызга тәкъдим итәбез.
Танылган язучы Флүс Латыйфи, "Мөслим төбәге. Тарихи сәхифәләр" дигән китап чыгу уңаеннан, "Казан утлары" журналында «Тылсымлы ачкыч» дигән рецензия бастырган. Аны мин дә бик кызыксынып укыдым. Әйе, рецензияне укыйм, шунда урыны-урыны белән үземнең фикерләрне дә өстәп укыйм икән.
Моңа, бәлки, Мөслимне азмы-күпме белүем, язмадагы исемнәрнең дә таныш булуы этәргеч биргәндер. Мәсәлән, «Ә мөслимнәрнең, чыннан да, горурланырлык якташлары күп, бик күп икән бит! Аларның барысын да саный китсәң, гаять озын бер исемлек хасил булыр иде», дигән юллардан соң бөтен татар дөньясына данлыклы исемнәр тезелеп китә. Менә шул исемлекне мин үзем тулыландырып, Ясир Фәрвазетдин улы Хөснетдинов исемен дә өстәп укыдым.
Ясир Хөснетдинов - бүген бөтен татар галәменә билгеле журналист. Ул, Казан дәүләт университетын тәмамлаганнан соң, гомерен гаммәви мәгълүмат чараларында эшләүгә багышлаган зат. Ул «Татарстан» радиосының урындагы хәбәрчесе, икенче төрле әйткәндә, урындагы бюро җитәкчесе дигән гаять тә четерекле, үтә дә җаваплы вазифа башкара. Радиодан аның хәбәрләре яңгырамаган көн, булса да, сирәктер.
Республиканың ул эшли торган көньяк-көнчыгыш районнары, мәгълүм ки, аеруча нык үскән төбәк. Нефть сәнәгате, төзелеш индустриясе, транспорт белән бергә монда авыл хуҗалыгы да нык үсеш алган. Монда шулай ук «фәнни-тикшеренү институтларының, югары һәм урта-техник уку йортларының тыгыз челтәре бар. Яңалыклар, төрле-төрле вакыйгалар биредә өзмәс ургып тора. Аларны һич тә күз уңыннан ычкындырырга ярамый, һәрберсе хакында радио тыңлаучыларга бәйнә-бәйнә сөйләп ирештерергә кирәк. Һәм Ясир моңа ирешә.
Бик еш кына аның өлгерлегенә сокланып куясың. Ул хезмәт күрсәтә торган биләмә шактый зур бит! Бер-берсеннән йөзәр километр һәм аннан да ераграк урнашкан унлап район, шуның санлы ук шәһәр-бистәләр... Радио тыңлаучыларның игътибар иткәне бардыр: Ясир Хөснетдиновның, бер көндә берьюлы дип әйтерлек, өчәр, дүртәр районнан һәм, шуларга кушып, шәһәр-бистәләрдә тапшырулар биргән очраклары ике көннең берендә кабатлана.
Ул бит колактан колакка күчеп ирешкән хәбәрләр белән генә чикләнми, үзе вакыйгаларның үзәгендә кайный. Боларга мин үзем шаһит. Әйтик, ул иртән Азнакайда булса, аннан Бөгелмәдән, Лениногорскидан, Әлмәттән урап кайта. Дөрес, машинасы, телефоны бар. Ләкин ул үзе үк шофер, үзе үк шул машинаны техник караучы, ватылса, төзәтүче слесарь да бит әле! Шулай итеп, төп бурычын үтәүдән тыш, аңа әллә никадәр өстәмә эш тә башкарырга туры килә. Шулай ук Казанга баргалап торырга кирәк.
Бер көн исәпләп тордык, Ясир еш кына көненә меңнән дә артыграк чакрым юл үтә икән. Менә шундый шартларда, радио хафасын кайгыртып, иҗади дәртне сүрелдермичә иҗтиһат итә ул.
Ясирнең бик тырыш, үз бурычын үтәүгә гаять дәрәҗәдә җаваплы каравы, иҗтиһатлы булу кебек күркәм сыйфатларының төп серен, чишмә башын, әлбәттә, гаиләдән эзләргә кирәктер. Чыннан да, адәм баласы, бу дөньяга килүгә, беренче булып гаилә дигән мохиткә эләгә бит. Шул мохит аңа нинди йогынты ясаса, нинди сыйфатлар белән өретсә, кеше шул рәвешне ала, шул сыйфатларны үзләштерә.
Ясир - Мөслим районының Олы Чакмак авылында Фәрвазетдин абзый белән Миңнеҗиһан түтинең бер-бер артлы туып торган малайларының дүртенчесе. Аннан соң әле ике кыз туа. Шулай итеп, Хөснетдиновларның гаиләсе бик ишле була.
Фәрвазетдин абзый - сугыш үткән кеше. Сугыш аның җанында да, тәнендә дә эзен калдырган. Ул - инвалид. Гаярь солдат булган. Күкрәгендәге орденнары шуны раслап тора. Балаларны да ул үз рухында тәрбия кыла.
Болай дип әйтеп Миңнеҗиһан түтинең гаиләдәге урынын һич тә киметергә уйламыйбыз. Алты баланы чын кешеләр итеп тәрбияләп үстерүдәге өлешләрен дә үлчәүгә салып тормыйбыз. Әмма алар ирешкән нәтиҗәләр һәркемне кызыктырырлык. Алты баланың алтысы да югары белемгә ия! Алтысы да!
Гаммәви мәгълүмат чараларының урыннардагы вәкилләре өстенә төшкән бурыч бик катлаулы. Мәсәлән, редакциянең үзендә берничә бүлек һәм аларның һәркайсысы билгеле бер өлкәгә җаваплы. Үз хәбәрчеләргә исә бөтен өлкәне дә колачларга кирәк. Чөнки редакциядәгеләр аңа тынгылык бирми, мәгълүмат таләп итә, үз ягына аударырга тырыша.
Теләсәң-теләмәсәң дә, шулай килеп чыга. Кызыксынганым бар, радиокомитеттагылар Ясирнең эшчәнлегеннән бик канәгать. Чөнки радионың һәр тапшыруында - яңалыклармы ул, «Авыл офыклары»мы, «Иртәнге дулкын»дамы, башка тапшырулардамы - гомумән, барча-барчасында Ясир Хөснетдинов әзерләгән материаллар яңгырамыйча калмый.
Ясир Татарстан нефтьчеләре турындагы материалларны аеруча бер иҗтиһат белән эшли. «Татарстан нефтьчеләре турында сөйлибез» дигән программа циклы, нефть предприятиеләренә багышланган «Татнефть» дәвере» тапшыруы, «Татнефть»нең профсоюз тормышы, нефтьчеләрнең экология өлкәсендәге эшчәнлеге, социаль мәсьәләләрне хәл итү тәҗрибәсе һәм башка, һәм башка тапшырулар Ясир Хөснетдинов тырышлыгы белән эфирда яңгырый.
Бу тапшырулар нефтьчеләребезнең гаҗәеп күпкырлы бай тормышын дөрес итеп һәм тулы сурәтләүләре белән аерылып тора.
Татарстанда нефть чыгара башлауның 60, 70 еллыклары уңеннан «Татнефть» игълан иткән конкурсларда Ясир Хөснетдиновның лауреат булуы тиккә генә түгел иде, билгеле. Ул Татарстан нефте тарихының төбенә төшәргә омтыла, моңарчы билгеле булмаган мәгълүматларны эзләп алып, халыкка җиткерүдә бик тырышып эшли. Шуның белән дә ул нефтьчеләр арасында зур ихтирам казанды.
Радио җитәкчелеге исә аны үзенә тәгаенләнгән төбәктәге һәр субъектка тигез каравы, алардагы тормышны яхшы белүе өчен югары бәяли.
Ясир Хөснетдинов журналистикага аяк баскан беренче көннәреннән үк нәтиҗәле эш күрсәтә алды. Монда аның җәмгыятьтә үз урынын дөрес биләве дә мөһим роль уйнагандыр, мөгаен. Ул әле, Олы Чакмак мәктәбенең дүртенче сыйныфында укыганда ук, район газетасына шигырьләр, мәкаләләр юллый. Һәм, менә бәхет, ул шигырь-хәбәрләрнең барысына да газета битләрендә урын табылып кына тора! Бу хәл киләчәктә кем булу турында фикерне ныгытмый әле. Ул вакытта Ясир урманчы булу турында хыялланып яши.
Бу уеннан аны берәү дә дүндерә алмас төсле тоела. Күңелендә мондый омтылыш тууга, бәлки, аның табигатьне чиксез яратуы да сәбәпче булгандыр. Ул, кайчак хәтта көннәр буе, урман-болыннарны, Ык буйларын гизеп йөргән. Хәзер дә, әгәр вакыты аз гына мөмкинлек бирсә, табигать кочагына омтыла.
Әмма Ясирне урманчы булу ниятеннән аның иҗатын күз уңында тотучылар тыеп кала. Район газетасы мөхәррире Фоат Садриев, Ясирнең, урта мәктәпне тәмамлауга, урманчылар әзерли торган мәктәпкә китәргә җыенып йөргәнен ишеткәч, бөтен мәшәкатен ташлап, авылга кайта һәм, Ясирне кичен клубта кино караган җиреннән чакыртып чыгарып: «Син, энем, инәң башы, нәрсә саташып йөрисең, - дип, мөслимнәрчә тиргәп ташлый, - син туп-туры Казан дәүләт университетына китәргә, шунда укып, каләм әһеле булырга тиешсең», - дип киңәшен бирә. Шулай егетнең күңеленә үтеп керә, ышандыра Фоат Садриев һәм татар журналистикасын булдыклы кадрлар белән тулыландыруга өлеш кертә.
Университетны тәмамлагач, Ясирне Азнакай районында чыга торган «Маяк» газетасына эшкә җибәрәләр. Без аның белән менә шуннан бирле таныш. Алай гына да түгел, аралашып, фикер уртаклашып яшибез.
Ул эшли башлаганның беренче көннәреннән үк тапшырылган вазифасын үтәүгә дәрт белән, җиң сызганып тотынды. Моңа кадәр азмы-күпме тәҗрибә тупларга да өлгергән иде. Чөнки ул аңынчы, әле студент вакытында ук, бишьеллык курсны дүрт елда төгәлләп, диплом яклау сәгатен көткән бер ел дәвамында Мөслим район газетасында эшләргә өлгергән иде. Шулай итеп, «Маяк» газетасы, һич арттырусыз, тәмам җитлеккән кадрга тиенде ул вакытта.
Башта хатлар бүлеген җитәкләде. Кызыклы башлангычлар белән чыгуы да хәтердә саклана әле. Мәсәлән, рейдлар үткәрү гомумән күз күрмәгән, колак ишетмәгән галәмәт түгел үзе. Ләкин аның мөмкинлекләрен файдалану бик чикле иде. Ясир шул чикләрне киңәйтү юлларын эзләде - рейдларның игътибарын тормышның төрле өлкәләренә юнәлтү хәстәрен күрде.
Шулардан авылларның чисталыгын тикшерү, аның нәтиҗәләрен газетада яктырту аеруча хәтердә калган. Хәзергечә әйтсәк, экология темасы 70 нче елларда бөтенләй ят иде әле. Әмма ул рейдлар бик тәэсирле булдылар, авылларда экологик хәлне сәламәтләндерүдә зур роль уйнадылар.
Бераздан Ясир Хөснетдинов «Маяк» газетасының мөхәррире булды. Аның карьерасындагы мондый үсеш очраклылык түгел иде. Бу вазифаны ул бик катлаулы чорда, җәмгыятьтә кискен үзгәрешләр килеп чыккан бер мәлдә үтәде. Мәгълүм ки, бу вакытта бик күпләр югалып калдылар, як-якларына каранып кына, бик сак эш иттеләр.
Ясир исә икеләнеп тормады, шунда ук демократик юнәлешне алды, газетада фикер хөрлегенә юл бирде. Бу хәл аның, туган халкы тормышы өчен хафаланып яшәүче буларак, карашларының киң, гамәленең нигезле булуын, гомумән, зур эшләргә өлгергәнлеге, сәяси җитлеккәнлеге хакында сөйли иде.
Дөрес, тәвәккәллеге, кыюлыгы өчен аңа шактый гына кыен ашарга да туры килде. Анда-монда чакырып сөйләшүләр дә булды. Ләкин ул шушы шартларда газета тоткан юлның хак юл икәнен раслый алды. Республиканың танылган язучыларын, сәясәтчеләрен, публицистларын язмалары белән «Маяк»та катнашырга җәлеп итте.
Ул елларда «Маяк» битләрендә дөнья күргән материалларга тукталып тормыйм, тик шуны гына өстәп китерәм: җәмгыять алдына килеп баскан мәсьәләләрне бик кыю күтәргәне өчен, Ясир Хөснетдиновка 1992 елда республика журналистларының Ямашев исемендәге бик дәрәҗәле бүләге бирелә.
Ана телебезгә карата олы мәхәббәте, аның кадерен белүе һәм башкалардан да телгә карата ихтирам таләп итүе белән дә ул мактауга лаек зат. Үзе хезмәт күрсәтә торган районнарда һәм шәһәр-бистәләрдә яхшы абруй казануы тырышлыгы, төгәллеге белән бергә әнә шуңа да бәйледер. Аз гына килми торса да, аны урыннарда юксына башлыйлар, сагынып көтеп алалар.
Халык гаме белән яшәүче зур журналист икәнен сурәтләүче мисалларны Ясир Фәрвазетдин улы Хөснетдинов эшчәнлегеннән бихисап китереп була. Бөтен татар галәменә билгеле күренекле журналист мөслимнәрнең генә түгел, бәлки татар журналистикасының да мактанычына, горурлыгына әйләнде.
Дамир Асыловның "Җир маеның бар җае" исемле китабыннан,
2003 ел
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев