18 апрель 2014 яңалыклары
-
Актүбә бистәсенең яшь Кулибиннары яраксыз әйберләргә икенче җан өрә
Март башында шәһәребездә узган яшь техниклар иҗат күргәзмәсендә күпчелекне Актүбәнең 2 нче мәктәбе укучылары эшләре алып торды. Бирегә алар 9 проект алып килгән иде. Утыз елдан артык педагоглык стажы булган технология укытучысы Сергей Ключников тумышы белән Актүбәнеке, шушы ук мәктәпне тәмамлаган. - Сәләтле балаларны хезмәт дәресе барышында күреп алам. Аларны...
-
Азнакайда Шевроле машинасы ВАЗга килеп бәрелгән
Азнакайда «Шевроле-Круз» шоферы 1 Май урамы ягыннан Ленин урамына таба барганда куркынычсыз хәрәкәт итү тизлеген дөрес сайламый һәм каршы як полосага чыгып «ВАЗ» белән бәрелешә. Авария нәтиҗәсендә «ВАЗ-2114» автомобиле йөртүчесе һәм ике пассажир төрле тән җәрәхәтләре ала. Бу юл хәлакәте 22 февральдә булган.
-
Азнакай журналисты Ясир Хөснетдинов - нефтьчеләрнең ихлас дусты
1997 елдан бирле Бөтенроссия телевидение радиотапшырулар компаниясенең радио хезмәте мөхәррире буларак, районыбыз, фидакарьләребезнең данын еракларга җиткергән "Азнакай җырчысы", танылган журналист Ясир Хөснетдинов турында җирлегебездә белмәгән кеше юктыр. Аның бөтен тормыш юлы журналистлык хезмәте белән бәйле. 1976 елда Казан дәүләт университетын тәмамлаганнан соң, аны Азнакай районы "Маяк" газетасына эшкә җибәрәләр. Шул...
-
Актүбәдә Мәдәният елы ачылды
«Актүбәдә Мәдәният елын ачу тантанасының Космонавтика көне белән туры килүе юкка түгел. Менә ярты гасырдан артык бистәнең мәдәният йорты Советлар Союзы Герое Юрий Гагарин исемен йөртә. Шуңа күрә бәйрәмдә беренче космонавт юбилеена да игътибар бирелде. Ә тантананың төп геройлары үз эшләренә җаны-тәне белән бирелгән мәдәният йортлары, мәктәп музейлары һәм китапханәләре,...
-
Татарстанда хезмәт закончалыкларының сакланышы мәсьәләсе буенча кайнар линия уза
21-22 апрельдә хокук ярдәме күрсәтү һәм гражданнарның хезмәт закончалыкларының сакланышын тәэмин итү максатыннан, халык өчен "кайнар линия" эшли. Бәхәсле вакыйгаларны чишәргә һәм тулы мәгълүмат алырга сезгә Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилләр, Дәүләт хезмәт инспекциясе, хезмәт мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы вәкилләре ярдәм итәчәк. Телефоннар: 8(843)236-40-62, 2326-40-98, 2326-40-17. Фото
-
Азнакайда гражданнар оборонасының хәбәр бирү системасын тикшерү узды
Бүген 10.00 сәгатьләрдә Татарстанда да, шул исәптән Азнакай муниципаль районында, гражданнар оборонасының халыкка хәбәр бирү системасын тикшерү узды. Бу максатта, өйрәнүләр башлану турында сигнал бирелеп, урам электр сиреналары, тавыш көчәйткечләр, телевидение, радио, телефон элемтәсе кулланылды.
-
Азнакайның иң яхшы сәхнә үзешчәннәре үзәк сырхауханәдә эшли
Сәхнә үзешчәннәребезнең иҗат бәйгесе быел Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 69 еллыгына һәм Татарстанда Мәдәният елына багышланды. 14 апрельдә смотр-конкурсның йомгаклау концерты узды. Ун төрле номинациядә җиңүчеләр билгеләнде. Гомуми нәтиҗәләр буенча беренче урын Азнакай үзәк сырхауханәсе, "Азнакайнефть" идарәсе, мәгариф идарәсе коллективларында. Икенче урында - УТТ, "Нефтемаш" заводы үзешчәннәре. Фото
-
Азнакай халкы газета һәм журналларга хәзер интернет аша да языла ала
Хөрмәтле газета укучыларыбыз! "Маяк" газетасына икенче яртыеллыкка язылу дәвам итә. Аңа барлык почта бүлекләрендә, редакциябезнең үзендә һәм он-лайн аша язылырга мөмкин. Тиздән язгы мәшәкатьләр, бакча эшләре башлана. Шуңа күрә озакка сузмыйча, газетабызга язылып куярга тырышыгыз. Азнакай 2 нче урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучылары: -"Маяк" газетасына 30 мартка кадәр...