Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай янгын сүндерүчеләре күрсәтмә өйрәнүләрдә катнашып дан тоттылар. ФОТОРЕПОРТАЖ.

26 июль көнне федераль янгынга каршы хезмәт ияләре күнекмәләр үкәрелер өчен махсус полигонда олы күләмле күрсәткеч тактик өйрәнүләр уздырып җибәрделәр. Янгын сүндерү подразделенияләре әлеге урынга үзләренең чын һөнәр ияләре булуын, нефть янган очракта бар көчләрен куеп сүндерергә әзер булуларын Татарстан республикасының гадәттән тыш хәлләр министрлыгы баш оешма җитәкчеләре алдында расладылар....

26 июль көнне федераль янгынга каршы хезмәт ияләре күнекмәләр үкәрелер өчен махсус полигонда олы күләмле күрсәткеч тактик өйрәнүләр уздырып җибәрделәр. Янгын сүндерү подразделенияләре әлеге урынга үзләренең чын һөнәр ияләре булуын, нефть янган очракта бар көчләрен куеп сүндерергә әзер булуларын Татарстан республикасының гадәттән тыш хәлләр министрлыгы баш оешма җитәкчеләре алдында расладылар. Кунак итеп шушы өйрәнүләрне күрергә һәм алынган вакытка сыешканны күрсәтер өчен янгын сүндерү хезмәте ияләре "Татнефть" ачык җәмгыяти подразделениясе җитәкчеләрен чакырдылар.

Өйрәнүләрнең иң катлаулысы булып нефть сакланучы резервуар яну булды. Янган резервуар бирешәсе килмәсә дә янгын сүндерүчеләр бар көчләрен куеп, булган тәҗрибәләрен бергә җыеп котырган ялкынны сүндерергә җитештеләр. Һавада таралган кара төтеннәр югала башлагач янгын сүндерүчеләр алга куелган максатка ирешкәнне аңладылар.

Тагын бер сынау булып ачык амбарда сакланган нефть янып китү һәм аны сүндеру була. Монда да янгын сүндерүчеләр узләренең чынлап та үзләренең чын янгын сүндерүче икәнен расладылар, чөнки әлеге ялкынны да алар җиңеп чыктылар.

Янып баручы амәлләр үткәрелеп киткәч нефть сүндерү өчен булдырылган махсус техникалар һәм җайланмалар күрсәтелеп утте.

Күнекмәләрдә катнашкан "Азнакайнефть" нефть һәм газ чыгару идарәсенең беренче урынбасары - баш инженеры Расих Файзуллин, аның хезмәт һәм сәнагәть буенча эшләр алып бару буенча урынбасары Таһир Шәймарданов һәм үзәк инженер-техник хезмәте башлыгы Айдар Галиев азнакай янгын сүндерүчеләрен югары бәяләделәр. Үзенең төгәл һәм чын һөнәр иясе булуын янгын сүндерү һәм күбеккә батыру машинасында күрсәткән Эдуард Газизов һәм күбек белән сүндерү вакытында эш итүче оператор Илькам Низамутдинов, нефть сакланучы резервуарларны сүндерү вакытында бердәм һәм төгәл әлеге күнекмәләрне эшләгән караул башлыгы Азат Гарифуллин, янгын сүндерүчеләр Радик Ярмиев, Наиль Гумеров, Марат Гараев һәм Данис Миннекаев дан тоттылар.

24 нче янгын сүндерү бүлеге пресса хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев