31 июль 2017 яңалыклары
-
Нефтьчеләр урамын төзекләндерүгә хезмәт коллективлары да алынды
Бүген муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин катнашында Нефтьчеләр урамын төзекләндерү мәсьәләләре буенча күчмә киңәшмә узды. Газоннарны яшелләндерү предприятие-учреждениеләргә йөкләнде.
-
«Татспиртпром»ның икътисади куркынычсызлык хезмәте Казанда суррогат алкоголь белән сату итүче нокталарны ачыкларга ярдәм итте
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе хезмәткәрләре, Казанның сәүдә нокталарына үткәрелгән рейд барышында, составында спирт булган суррогат сыеклыклар белән кабат сату итү фактларын ачыклады. Аларны шәхси эшкуарлар законсыз сәүдә иткән өчен административ санкцияләр кулланылганнан соң яңадан сатуга куйган. Аерым алганда, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе вәкилләре Казанның Гарифҗанов урамында урнашкан ларекны тикшерде....
-
Татарстан урманнарында янгын куркынычы саклана
Синоптиклар урманнарда дүртенче класс янгын куркынычын фаразлый. (Казан, 31 июль, "Татар-информ"). Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе республика территориясендә урманнарда югары янгын куркынычы саклануы турында кисәтә. Аерым алганда, 1-7 августка кадәр Татарстанда урыны белән урманнарда югары - дүртенче класс янгын куркынычы саклана. Источник: http://tatar-inform.tatar
-
Синоптиклар Татарстанда августның беренче көнендә яшенле яңгыр һәм боз фаразлый
1 августта Татарстанда төнлә һәм көндез урыны белән көчле җил һәм яшенле яңгырлар көтелә. (Казан, 31 июль, "Татар-информ"). Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе августның беренче көнендә һава торышы бозылу күзәтеләчәген җиткерә. 1 августта Татарстанда төнлә һәм көндез урыны белән секундына 15-20 метрга кадәр көчәючән кыска вакытлы җил белән...
-
Азнакай янгын сүндерүчеләре күрсәтмә өйрәнүләрдә катнашып дан тоттылар. ФОТОРЕПОРТАЖ.
26 июль көнне федераль янгынга каршы хезмәт ияләре күнекмәләр үкәрелер өчен махсус полигонда олы күләмле күрсәткеч тактик өйрәнүләр уздырып җибәрделәр. Янгын сүндерү подразделенияләре әлеге урынга үзләренең чын һөнәр ияләре булуын, нефть янган очракта бар көчләрен куеп сүндерергә әзер булуларын Татарстан республикасының гадәттән тыш хәлләр министрлыгы баш оешма җитәкчеләре алдында расладылар....
-
Әлкәйдә крокодил яши. ФОТОРЕПОРТАЖ.
Әлкәй авылы мәдәният йорты каршында менә бу фотолардагы урманнан кайткан бүре, аю, крокодил яши башлаган. Биредә әкият геройлары да күп. Оста куллы, нечкә күңелле Алмас Газизовның урманнан ташыган төпләренә җан кертү өчен мәдәният йорты, китапханә хезмәткәрләре бергәләп көч куйганнар.
-
Азнакайда диңгезчеләр бәйрәм үтте. ФОТОРЕПОРТАЖ.
-
Азнакай нефтьчеләренең икенче җәйге Спартакиадасы узды. ФОТОРЕПОРТАЖ.
Актүбә бистәсендә "Азнакайнефть" идарәсенең икенче җәйге Спартакиадасы узды. Анда предприятие цехлары хезмәткәрләре һөнәри осталыкта көч сынаштылар. Чара спорт ярышларына һәм балалар өчен кызыклы уеннарга бай булды. Бу хакта тулырак газетабыздан укый аласыз.