Азнакай музеенда укучылар медицина ветераннары белән очраштылар
Азнакай шәһәренең 30 еллык юбилее уңаеннан төбәкне өйрәнү музеенда медицина ветераннары гимназия укучылары белән очрашты. Якташыбыз, авыл хуҗалыгы фәннәре кандиданты Мирфаяз Солтанов "Сәпәй - горурлыгым, шатлыгым" китабына кергән тарихи язмалар белән таныштырды. Безнең җирлектә беренче сырхауханә 1909 елда Сәпәй авылында салынуы турында мәгълүмәтне укучылар кызыксынып тыңлады. Район үзәк сырхауханәсенең ветераннар...
Азнакай шәһәренең 30 еллык юбилее уңаеннан төбәкне өйрәнү музеенда медицина ветераннары гимназия укучылары белән очрашты.
Якташыбыз, авыл хуҗалыгы фәннәре кандиданты Мирфаяз Солтанов "Сәпәй - горурлыгым, шатлыгым" китабына кергән тарихи язмалар белән таныштырды. Безнең җирлектә беренче сырхауханә 1909 елда Сәпәй авылында салынуы турында мәгълүмәтне укучылар кызыксынып тыңлады.
Район үзәк сырхауханәсенең ветераннар советы рәисе Роза Шәфыйгуллина Азнакайда сәламәтлек саклау учреждениеләре тарихы, анда тырыш хезмәт куйган табиблар, шәфкать туташларының тынгысыз хезмәте турында сөйләде.
Ак халатлы, ак калфаклы чакларын сагынып искә алдылар ак күңелле апалар.
- Яшьлеккә кире кайтып булса, шушы ук һөнәрне сайлаган булыр идек, - диде Татшуган авылы халкына озак еллар медицина хезмәте күрсәткән Зөһрә Бакирова, Азнакайда терапия бүлегендә өлкән шәфкать туташы булып эшләгән Әлфия Нигъмәтуллина да.
Фәния Йосыпованың җырлары исә очрашуга тагын да бер ямь өстәде.
Гөлфия Мостафина, музейның фәнни хезмәктәре
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев