17 март 2017 яңалыклары
-
Кәкре Елга мәктәбе укучылары - «Гөлстан»да кунакта. ФОТОРЕПОРТАЖ.
«Маяк» газетасы редакциясендә «Гөлстан» әдәби берләшмәсенең чираттагы утырышы булды. Анда Кәкре Елга мәктәбе укучыларының иҗат эшләре тикшерелде.
-
Азнакайлыларны Татарстан Республикасы дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Игорь Марченко кабул итте
Быел барлык сәүдә нокталары онлайн-касса белән эшләүгә күчәчәк. Алкоголь продукциясе сатучыларга закон 31 марттан ук көченә керә. Әлеге уңайдан Татарстан Республикасы дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Игорь Марченко район башкарма комитетында азнакайлыларны кабул итте. Нигездә шәхси эшмәкәрләр үзләрен өлеге өлкәдә борчыган сораулар белән мөрәҗәгать иттеләр.
-
Азнакай музеенда укучылар медицина ветераннары белән очраштылар
Азнакай шәһәренең 30 еллык юбилее уңаеннан төбәкне өйрәнү музеенда медицина ветераннары гимназия укучылары белән очрашты. Якташыбыз, авыл хуҗалыгы фәннәре кандиданты Мирфаяз Солтанов "Сәпәй - горурлыгым, шатлыгым" китабына кергән тарихи язмалар белән таныштырды. Безнең җирлектә беренче сырхауханә 1909 елда Сәпәй авылында салынуы турында мәгълүмәтне укучылар кызыксынып тыңлады. Район үзәк сырхауханәсенең ветераннар...
-
Азнакайның “Балачак” бию коллективы – лауреат!
Азнакай балалар сәнгать мәктәбенең Миләүшә Зарифуллина җитәкчелегендәге "Балачак" бию коллективы Әлмәттә узган "Рухият" рухи яңарыш фонды үткәрә торган "Сандугач сайрар илем" фестиваленнән икенче дәрәҗә лауреат исемен яулады.
-
Азнакайның "Гармония” үзәгендә үзенчәлекле балалар үзләрен рәхәт хис итәләр
«Гармония» педагогик-психологик хезмәтендә мөмкинлекләре чикле балалар белән занятиеләр еш уза. «Мин үзенчәлекле бала» проекты кысаларында оештырылган «Игелек кыл» дигән чарада да алар күп һөнәрләргә, бер-берсе белән аралашырга өйрәнделәр.
-
Азнакайның яшь кулибинчылары техник проектларын тәкъдим иттеләр
Азнакай Балалар иҗаты үзәгендә «21 нче гасыр Кулибиннары» республика бәйгесенең муниципаль туры бара. Техник иҗат белән шөгыльләнүче укучылар анда үз проектларын тәкъдим итәләр. Бәйгегә барлыгы 11 эш катнаша.
-
Азнакай педагоглары “Ел укытучысы” республика бәйгесендә беренче унбишлеккә керделәр!
Казанда "Ел укытучысы" Бөтенроссия бәйгесенең төбәк этабы бара. Анда районыбыз данын 8 нче мәктәпнең инглиз теле укытучысы Рузилә Бәдретдинова, Актүбә 1 нче урта мәктәбенең тарих укытучысы Гүзәл Искәндәрова һәм "Педагогик дебют" номинациясендә Кәкре Елга урта мәктәбенең химия укытучысы Лилия Сәитова яклый. Гүзәл Искәндәрова конкурс финалында республиканың иң яхшы укытучылар исемлегенә...
-
Шәһәребезнең Мәдәни үзәгендә "Игезәкләр йолдызлыгы" үтте. ФОТО, ВИДЕОРЕПОРТАЖ.
-
Азнакай мәктәпләрендә ата-аналар җыелышлары уза
Язгы каникуллар алдыннан мәктәпләрдә ата-аналар җыелышлары уза. Анда узган чиреккә йомгак ясала, балаларның ташу чорында, урамда һәм Интернет челтәрләрендә куркынычсызлыгын тәэмин итү мәсьәләләре күтәрелә. Әлеге җыелышларда иминлекне тәэмин итү хезмәтләре вәкилләре, «Гармония» хезмәте психологлары да катнашалар.
-
Азнакай музеенда укучылар медицина ветераннары белән очраштылар
Азнакай шәһәренең 30 еллык юбилее уңаеннан төбәкне өйрәнү музеенда медицина ветераннары гимназия укучылары белән очрашты. Якташыбыз, авыл хуҗалыгы фәннәре кандиданты Мирфаяз Солтанов "Сәпәй - горурлыгым, шатлыгым" китабына кергән тарихи язмалар белән таныштырды. Безнең җирлектә беренче сырхауханә 1909 елда Сәпәй авылында салынуы турында мәгълүмәтне укучылар кызыксынып тыңлады. Район үзәк сырхауханәсенең ветераннар...