Азнакай Мәдәни үзәгендә шөгыльләнүче балалар әниләргә бик матур концерт куйды - ФОТОРЕПОРТАЖ
(Азнакай, Нәсимә Фазлыева, автор фотолары) Азнакайның Мәдәни үзәгендә кадерле әниләребез, әбиләребезгә багышланган бәйрәм концерты булды.
Фойега килеп керү белән бәйрәмгә килүчеләрне декоратив-кулланма сәнгать түгәрәгендә шөгыльләнүче балаларның (җитәкчесе Венера Лотфуллина) искиткеч матур һәм бай кул эшләнмәләре күргәзмәсе каршы алды.
Ә инде тамаша залындагы диварлардан чибәрләрдән-чибәр һәм сөйкемле әниләрнең фотосурәтләре елмая иде....