Азнакай халкы машиналарына техосмотр үткәрә, ә медосмотрга йөрми
Район үзәк сырхауханәсе баш табибы урынбасары Әнәс Гәрәев диспансерлаштыруның әлегә бик сүлпән баруын ассызыклады. Халык әллә үз сәламәтлегенә шулкадәр битараф, әллә бүлмәдән бүлмәгә чабып йөрүдән җиксенә. Ә бит шушы тикшерү барышында күпме яман чир ачыкланган! - Профилактик чаралар үлем очракларын икеләтә киметергә ярдәм итә ала, - диде Ә.Гәрәев. Марсель Шәйдуллин...
Район үзәк сырхауханәсе баш табибы урынбасары Әнәс Гәрәев диспансерлаштыруның әлегә бик сүлпән баруын ассызыклады.
Халык әллә үз сәламәтлегенә шулкадәр битараф, әллә бүлмәдән бүлмәгә чабып йөрүдән җиксенә.
Ә бит шушы тикшерү барышында күпме яман чир ачыкланган!
- Профилактик чаралар үлем очракларын икеләтә киметергә ярдәм итә ала, - диде Ә.Гәрәев.
Марсель Шәйдуллин поликлиникада чиратлар хасил итмәс өчен төрле юлларны эзләргә киңәш итте.
Кызык, хакыйкатьтә кеше эшләр өчен яши түгел, ә киресенчә, яшәр өчен эшли.
Машинаны тикшертүгә - техосмотр үткәрүгә акчасын да, вакытын да жәлләмәгән халык үзенең сәламәтлеген тикшертүдән качып йөрүе бик кызык һәм мантыйкка сыешмастай хәл бит.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев