24 октябрь 2013 яңалыклары
-
Нечкәбил-2013: Азнакайдан Фирая Юнысова өчен тавыш бир
Якташыбыз Фирая Юнысова "Нечкәбил" республикакүләм бәйгедә катнаша. Әйдәгез, хөрмәтле азнакайлылар, интернет челтәрендә аны яклап тавыш бирик! Моның өчен www.nechkebil.ru сайтына кереп, "Голосование за участниц" бүлегендә Фирая Юнысованың фотосын сайларга һәм кирәкле кодны җыярга кирәк. Тавышны тәүлек, ягъни һәр 24 сәгать саен бирергә була. Ул 23 октябрьдән 23 ноябрьгә кадәр дәвам...
-
Тымытыкта һәм Җиңү бистәсендә участковыйлар йорты ачылачак
Бу атнада Азнакайга федераль һәм республика югарылыгындагы дәрәҗәле кунаклар килү көтелә. Алар башка районнар катнашында уздырылачак хәрби-спорт уеннары һәм Хәрби чакырылыш көнендә, Тымытык һәм Җиңү бистәсендә участковыйлар йортын ачу тантанасында, авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре бәйрәмендә катнашачак.
-
Азнакай халкы машиналарына техосмотр үткәрә, ә медосмотрга йөрми
Район үзәк сырхауханәсе баш табибы урынбасары Әнәс Гәрәев диспансерлаштыруның әлегә бик сүлпән баруын ассызыклады. Халык әллә үз сәламәтлегенә шулкадәр битараф, әллә бүлмәдән бүлмәгә чабып йөрүдән җиксенә. Ә бит шушы тикшерү барышында күпме яман чир ачыкланган! - Профилактик чаралар үлем очракларын икеләтә киметергә ярдәм итә ала, - диде Ә.Гәрәев. Марсель Шәйдуллин...
-
Карамалыда яңа терлекчелек комплексы төзеләчәк
Карамалы авыл җирлеге башлыгы Артур Ногманов авылда демографик хәлнең яхшыруын, балалар бакчасында һәм мәдәният йортында ремонт эшләре башкарылуын әйтте. Шулай ук шәхси хуҗалыкларда мөгезле эре терлек санының артуын билгеләп үтте. "Союз-Агро" җәмгыяте Карамалыда мең ярым баш сыерга исәпләнгән комплекс ачарга уйлый икән. Бу - халыкка эш урыны һәм яхшы хезмәт...
-
Кайбер Азнакай кафеларында яшерен рәвештә комарлы уеннар оештырганнар
Чираттагы атналык киңәшмәдә Россия Эчке эшләр министрлыгының Азнакай районы буенча бүлеге начальнигы Илдар Шакиров узган атнадагы оператив хәл белән таныштырды. Комарлы уеннар тыелса да, шәһәребездә кайбер кафеларда яшерен рәвештә аларның алып барылуы ачыкланган. Муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин мондый уеннар өчен биналарын арендага бирүче затларны да җаваплылыкка тартырга чакырды.
-
Азнакай диңгезчеләрен Казан җылы кабул итте
Татарстан Республикасы Диңгез җыены чакыруы буенча Азнакай шәһәре хәрби диңгезчеләренең "Адмиралъ" оешмасы, аның каршында эшләүче "Варяг" хәрби-патриотик клубы җитәкчеләре һәм ветераннардан торган биш кешелек делегация Казан шәһәре Диңгез җыены һәм өлкән яшьтәге диңгезчеләрнең Россиядәге бердәнбер "Экипаж - бер гаилә" җыр ансамбле оештырган махсус чарада катнашты. Очрашуның рәсми өлешендә азнакайлыларны подводникларның...