Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай – гүзәлләр шәһәре

ЭССЕН гипермаркеты үткәргән конкурста 6 яшьлек Исламия Баянова "Азнакай гүзәле" титулына ия булды. Конкурс ике этапта узды. Беренче турдан финалга Әминә Рәхимова (8 яшь), Азалия Габбасова (10 яшь), Камилла Ибраһимова (11 яшь), Камилла Вәлиева (7 яшь) һәм Исламия Баянова чыкты. ЭССЕН сәүдә үзәгендә аларның фотосурәтләре һәм тавыш бирү өчен махсус...

ЭССЕН гипермаркеты үткәргән конкурста 6 яшьлек Исламия Баянова "Азнакай гүзәле" титулына ия булды.

Конкурс ике этапта узды. Беренче турдан финалга Әминә Рәхимова (8 яшь), Азалия Габбасова (10 яшь), Камилла Ибраһимова (11 яшь), Камилла Вәлиева (7 яшь) һәм Исламия Баянова чыкты.

ЭССЕН сәүдә үзәгендә аларның фотосурәтләре һәм тавыш бирү өчен махсус әрҗәләр эленеп куелды.

ЭССЕНнан 500 сумлык товар сатып алучы һәркем кассадан купон алып, аны үзе теләгән конкурсант әрҗәсенә салды, шулай итеп 16 февральдән 7 мартка кадәр аны яклап тавыш бирде.

8 мартта ЭССЕН сәүдә үзәгендә бүләкләү тантанасы булды. Әкият геройлары төрле конкурслар оештырды. Ә биш финалист концерт номерлары күрсәтте.

Әрҗәләрне ачып санагач, иң күп тавышны (6629) Исламия Баянова җыйган булып чыкты.

-Кызыбызның үз-үзенә бәясе түбән иде. Мин конкурс турында ишеткәч, аның фотосын җибәрдем, әз булса да кыюланып, ачылып китмәсме дип. Җиңүен ишеткәч, Исламия бик шатланды, үз-үзенә ышанычы артты. Хәзер ул нинди дә булса эшкә тотынса: "Мин булдыра алам!" - ди. Мондый конкурслар бигрәк тә балада ышаныч, ихтыяр көче тәрбияли дип исәплим, - ди Лилия Баянова.

Исламия шәһәребезнең 18 нче "Улыбка" балалар бакчасына йөри. Ул анда хәзер чып-чын принцесса. Әмма конкурстан соң масаеп китмәгән, шундый ук тыйнак, әдәпле кыз булып калган.

-Конкурс миңа бик нык ошады, матур бүләкләр бирделәр, - ди Исламия.

Һәр финалистка "Принцесса" маркасындагы бүләкләр тапшырылды. Ә төп приз - Казанда күңел ачу үзәге "Ривьера"га путевканы Баяновлар гаиләсе алды.

ЭССЕН сәүдә үзәге администрациясе барлык җиңүчеләрне кайнар тәбрикли һәм киләчәктә аларга уңышлар тели.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев