Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
ҖӘМГЫЯТЬ

Алдарлар ятьмәсенә капкан

Мошенниклар турында кисәтелеп торылса да, алар ятьмәсенә кабучылар бар. Чираттагы корбанны алдарлар "Авито" сайты аша эзләп табалар. Янәсе, чынлыгына ышану өчен алар товар сатучының паспорты һәм акча күчереләчәк банк картасы фотосүрәтен сорыйлар. Аннан товар сатучыга, банкның куркынычсызлык хезмәтеннән дип, телефонына җибәрелгән тикшерү кодын әйтүне сорап шалтыраталар. Аның ярдәмендә мошенниклар товар...

Мошенниклар турында кисәтелеп торылса да, алар ятьмәсенә кабучылар бар. Чираттагы корбанны алдарлар "Авито" сайты аша эзләп табалар. Янәсе, чынлыгына ышану өчен алар товар сатучының паспорты һәм акча күчереләчәк банк картасы фотосүрәтен сорыйлар. Аннан товар сатучыга, банкның куркынычсызлык хезмәтеннән дип, телефонына җибәрелгән тикшерү кодын әйтүне сорап шалтыраталар. Аның ярдәмендә мошенниклар товар хуҗасының шәхси кабинетына кереп, счеттагы бар акчасын урлыйлар. Шуңа күрә беркайчан, беркемгә, хәтта банк хезмәткәрләренә дә бернинди парольләр әйтмәгез, документларның фотосүрәтләрен җибәрмәгез. Иң яхшысы - күзгә-күз очрашып, алыш-биреш ясау.

Еш кына мошенниклар туганнарыгызга ярдәм итәбез дип алдап та акча суыралар. Әлмәттә бер пенисонер Мәскәүдә дәваланган өчен компенсация алам дип, 573 мең сумыннан үз куллары белән колак каккан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Алдарлар ятьмәсенә капкан