Альбина Сафиуллина Әгерҗе авылында “Яшь йөрәкләр” ветераннар ансамбле оештырган
Хезмәт сөючәнлеге, туры сүзле, таләпчәнлеге, кыю фикерләре белән кешеләрдә хөрмәт, ышаныч уятып яшәүче, еллар узса да көче, энергиясе ташып торучы гаҗәеп кешеләр була. Әгерҗе авылыннан Альбина Сафиуллина нәкъ шундыйлардан. Ул ямьле Тымытык авылында ишле гаиләдә беренче бала булып дөньяга килә. Мәктәпне уңышлы тәмамлап, тәрбияче һөнәре алгач, 1970 елда Альбинаны юллама...
Хезмәт сөючәнлеге, туры сүзле, таләпчәнлеге, кыю фикерләре белән кешеләрдә хөрмәт, ышаныч уятып яшәүче, еллар узса да көче, энергиясе ташып торучы гаҗәеп кешеләр була. Әгерҗе авылыннан Альбина Сафиуллина нәкъ шундыйлардан.
Ул ямьле Тымытык авылында ишле гаиләдә беренче бала булып дөньяга килә. Мәктәпне уңышлы тәмамлап, тәрбияче һөнәре алгач, 1970 елда Альбинаны юллама белән Әгерҗе авылы балалар бакчасына тәрбияче итеп эшкә җибәрәләр. Тырыш, максатчан, чая кызны бер ел эшләү белән бакча мөдире итеп куялар.
Альбина Кәлимулла кызы гомере буе шунда эшләп лаеклы ялга чыга.
Бик күп тапкырлар авыл советы депутаты була, 1979-1980 елларда авыл советы рәисе булып эшли, бу елда җирлек барлык күрсәткечләр буенча да беренчеләр рәтендә бара. Бер үк вакытта комсомол секретаре, пропагандист, агитколлектив җитәкчесе вазифаларын башкара. Аның гомуми эш стажы гына да 40 елдан артып китә.
Альбина Кәлимулла кызын авыл халкы оста биюче, төрле мәдәни чараларны оештыручы, алып баручы буларак яхшы белә. Сабан туе, Яңа ел бәйрәмнәре... булсынмы берсе дә аңардан башка узмый. "Яшь йөрәкләр" ветераннар ансамбле оештырып, райондашларны концертлар белән сөендерәләр. Хатын-кызлар советы рәисе буларак, һәрберсе белән уртак тел табып эшли. Авыл башлыгы Назыйф Хәсәновның алыштыргысыз киңәшчесе дә әле ул.
2006 елдан ветераннар советы рәисе булып эшли. Бер генә ветеран да аның игътибарыннан читтә калмый: шатлыгы булса да, кайгы килсә дә иң беренче булып ул шунда ашыга.
Тырыш хуҗабикә тормыш иптәше Атлас белән тигез, үрнәк гаиләдә бер ул тәрбияләп үстереп, олы тормыш юлына озатты.
Әнә шулай гомер көзләре дә язлар кебек Альбина ханымның. Тормышны, кешеләрне чын күңелдән яратуы белән ул үзенә карата чын хөрмәт хисләре уята.
Галия ХАФИЗОВА, укытучы. Әгерҗе авылы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев