14 ноябрь 2013 яңалыклары
-
Азнакайда юл фаҗигасе корбаннарын искә алу уңаеннан митинг үзды
БМО мәгълүматларына караганда, юллардагы фаҗигаләр нәтиҗәсендә дөньяда ел саен 1 миллион 300 мең кешенең гомере өзелә. Бу - көн саен 3 меңнән артык кеше дигән сүз. Корбаннарның күбесе - 15 - 44 яшьлек кешеләр. Көн саен дөньяда 100 мең чамасы юлчы тән җәрәхәте ала. Агымдагы елның 10 аенда Россия юлларында...
-
Educare компаниясе вәкиле Азнакай мәктәпләрендә сингапур методикасы буенча укытуны бәяләде
Бу сишәмбедә Азнакай 2 нче урта мәктәбендә "ТР да белем бирүнең сыйфатын камилләштерү" проектының беренче этабында катнашучылар өчен район семинары узды. Мәктәптә яңа методика буенча укытуны Сингапурның Educare компаниясе вәкиле мистер Прага күзәтте һәм бәяләде. Семинар 9 А сыйныфында инглиз теле дәресеннән башланып китте. Укытучы Рәисә Низамованың укучылар белән бары...
-
Сукаеш мәдәният йорты сәламәт яшәү рәвеше буенча район конкурсы гран-приена лаек булды
Сәламәт яшәү рәвеше буенча авыл мәдәният йортлары һәм клублары коллективлары арасында барган район конкурсына йомгак ясалды. Әлеге бәйгедә беренче урынга - Үчәлле, икенче урынга - Татшуган, өченче урынга Ирекле һәм Благодатное авыллары үзешчәннәре чыкты. Жюри Сукаеш мәдәният йорты коллективның чыгышын бик югары дәрәҗәдә бәяләде һәм ул гран-прига лаек булды.
-
Азнакайда эш урыннары ярминкәсе узачак
19 ноябрь көнне 11.00 сәгатьтә Азнакай шәһәре Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге вакантлы эш урыннары ярминкәсе уздыра. Теләге булган һәркем ярминкәдә катнаша ала.
-
Ветеран Лена Ягъфәрова Азнакайның үткәнен һәм хәзергесен чагыштырып сөйләде
Кеше олыгая барган саен үткән гомерен уйлый икән ул. Мин дә шулай хәтирәләргә чумып, еш уйланып утырам. Тормыш иптәшемнең вафатына да алты ел. Исән булса, быел 80 яшен билгеләп үтәр идек. Яшисе дә яшисе иде әле. Әле генә шикелле Казан ветеринария институтын тәмамлап, 23 яшендә элеккеге Тымытык районына юллама белән...
-
Альбина Сафиуллина Әгерҗе авылында “Яшь йөрәкләр” ветераннар ансамбле оештырган
Хезмәт сөючәнлеге, туры сүзле, таләпчәнлеге, кыю фикерләре белән кешеләрдә хөрмәт, ышаныч уятып яшәүче, еллар узса да көче, энергиясе ташып торучы гаҗәеп кешеләр була. Әгерҗе авылыннан Альбина Сафиуллина нәкъ шундыйлардан. Ул ямьле Тымытык авылында ишле гаиләдә беренче бала булып дөньяга килә. Мәктәпне уңышлы тәмамлап, тәрбияче һөнәре алгач, 1970 елда Альбинаны юллама...
-
Түбән Якый авылында мәдәни тормыш кайный
Минем бәхетле балачагым, яшьлегемнең иң матур еллары туып-үскән авылым - Түбән Якыйда үтте. Урта мәктәпне тәмамлагач, бераз колхозда эшләп алдым. Ә аннары инде яшьлек романтикасы безне комсомол юлламасы белән 1971 елда "КамАЗ" төзелешенә алып китте. Шунда гаилә кордык, ике ул үстердек. Еллар үтә торды, хәзер инде лаеклы ялда. Шәһәрдә яшим...