Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Азнакайда “Татнефть” кубогына хоккей буенча ярышлар бара - ФОТОРЕПОРТАЖ һәм ГОЛ ВИДЕОсы

Бүген Азнакайда "Татнефть" кубогына яшүсмерләр клублары арасында алкалы хоккей буенча ярышлар старт алды. Тантанада район башлыгы Марсель Шәйдуллин, "Татнефть" җәмгыяте генераль директоры урынбасары, ТР Дәүләт Советы депутаты Рөстәм Мөхәммәдиев, "Азнакайнефть" идарәсе җитәкчесе Марат Җәләтов, "Нефтьчеләр" хоккей клубы генераль директоры Җәмил Насретдинов катнашып, азнакайлыларга ихлас теләкләрен җиткерделәр. Район данын бу ярышларда...

Бүген Азнакайда "Татнефть" кубогына яшүсмерләр клублары арасында алкалы хоккей буенча ярышлар старт алды.

Тантанада район башлыгы Марсель Шәйдуллин, "Татнефть" җәмгыяте генераль директоры урынбасары, ТР Дәүләт Советы депутаты Рөстәм Мөхәммәдиев, "Азнакайнефть" идарәсе җитәкчесе Марат Җәләтов, "Нефтьчеләр" хоккей клубы генераль директоры Җәмил Насретдинов катнашып, азнакайлыларга ихлас теләкләрен җиткерделәр.

Район данын бу ярышларда Азнакайның "Луч", "Искра", "Викинг", "Пламя", "Лачын" һәм Актүбәнең "Барс", "Кристалл" командалары яклаячак.

Азнакайда исә матчка стартны "Луч" һәм "Кристалл" командалары бирде. Киеренке көрәштә актүбәлеләр көчлерәк булып чыкты, көндәшләрен алар 8:2 исәбе белән җиңде.

Шунсын да билгеләп үтәргә кирәк. Мондый ярышлар 2002 елдан үткәрелә. Баштагы мәлдә турнирда 10 команда катнашкан булса, бүген анда Татарстанның 16 районыннан 60 команда төп приз өчен көч сынаша.

Алар почетлы нефтьчеләр һәм билгеле якташларыбыз - Советлар Союзы Геройлары һәм Социалистик Хезмәт Геройлары исемнәре белән аталган ике Конференция һәм алты Дивизионга бүленгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Азнакайда “Татнефть” кубогына хоккей буенча ярышлар бара - ФОТОРЕПОРТАЖ һәм ГОЛ ВИДЕОсы

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда “Татнефть” кубогына хоккей буенча ярышлар бара ФОТОРЕПОРТАЖ һәм ГОЛ ВИДЕОсы