11 декабрь 2016 яңалыклары
-
Азнакайда “Сәләт” клубы ачылды
Азнакай мәгариф һәм яшьләр идарәләре ярдәмендә 4 нче лицей базасында «Сәләт-Азнакай» клубының рәсми ачылу тантанасы узды. Яшьләр үзгендә оештырылган бу чарада шәһәрнең барлык балалар иҗтимагый берләшмәләре, "Сәләт"нең Болгар, Яшел Үзән, Аксубай, Самара клублары вәкилләре катнашты. Беренче өлештә республикадагы балалар иҗтмагый оешмалары, "Сәләт"нең республика хәрәкәте эшчәнлеге белән танышу булды. Аннын соң...
-
Азнакай укучысына I дәрәҗә Дипломны Кремльдә тапшырганнар - ФОТО
(Азнакай, 11 декабрь) Кыш башында Казан Кремлендә коррупциягә каршы юнәлдерелгән республика бәйгеләренең җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды. Азнакай шәһәре 1 нче урта мәктәбе укучысы Я.Мирзахметов I дәрәҗә дипломант булды. Ул "Намуслы яшәргә кирәк!" иҗади бәйгесенең "Видеоролик" номинациясендә җиңү яулаган. Айгөл Дишина
-
Бүген Азнакай мөселманнары Мәүлид ән-Нәби бәйрәм итә
(Азнакай, 11 декабрь) Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин мөселманнарны исламдагы иң күркәм айларның берсе - рабигыләүвәл башлануы белән котлады. "2016 елның 30 ноябрендә мөселман календаре буенча өченче ай - рәбигыләүвәл ае башлана. Аны халыкта Мәүлид ае дип йөртәләр. Мәүлид - туу, туган вакыт мәгънәсен аңлата. Бу айда Мөхәммәд пәйгамбәр (салләллаһү...
-
Азнакайда “Татнефть” кубогына хоккей буенча ярышлар бара - ФОТОРЕПОРТАЖ һәм ГОЛ ВИДЕОсы
Бүген Азнакайда "Татнефть" кубогына яшүсмерләр клублары арасында алкалы хоккей буенча ярышлар старт алды. Тантанада район башлыгы Марсель Шәйдуллин, "Татнефть" җәмгыяте генераль директоры урынбасары, ТР Дәүләт Советы депутаты Рөстәм Мөхәммәдиев, "Азнакайнефть" идарәсе җитәкчесе Марат Җәләтов, "Нефтьчеләр" хоккей клубы генераль директоры Җәмил Насретдинов катнашып, азнакайлыларга ихлас теләкләрен җиткерделәр. Район данын бу ярышларда...
-
Азнакайның “Бәхет” ансамбле Ватан геройлары алдында чыгыш ясаган
(Азнакай, 11 декабрь) 9 декабрьдә Казан Ратушында Ватан Геройларын хөрмәтләү тантанасы булды. Анда Азнакай балалар сәнгать мәктәбенең Наилә Шәрифуллина җитәкчелегендәге "Бәхет" ансамбле дә чыгыш ясады.
-
Азнакайның “Фантазия” вокаль ансамбле Санкт-Петербургтан җиңеп кайтты
Азнакай балалар сәнгать мәктәбенең Эльвира Шәйхуллина җитәкчелегендәге "Фантазия" вокаль ансамбле Санкт-Петербургта узган "Артист-2016" конкурсында катнашып, икенче урынны яулады. Анда илнең 80 шәһәреннән иң яхшы солистлар һәм коллективлар чыгыш ясаган. Бүләкләү тантанасы танылган Мьюзик холлда булган. Балалар ак төннәр башкаласы буйлап сәяхәт тә кылганнар.
-
Пенсия фонды идарәсе Азнакай халкын бердәм кабул итү үткәрә
12 декабрьдә район Пенсия фонды идарәсе халыкны бердәм кабул итү үткәрә. Бу көнне 12.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр идарәгә мөрәҗәгать итеп, үзегезне борчыган сорауларга җавап таба аласыз. Алдан язылу өчен тел.: 7-01-50