Азнакайда инвалидлар арасында Татарстан Республикасы чемпионаты үтте
Шимбә көнне Азнакай шәһәре физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр арасында Татарстан Республикасы беренчелеге һәм чемпионатын кабул итте.
Ярышларда Азнакай, Яр Чаллы, Кукмара, Актаныш, Әлмәт, Казан, Саба, Түбән Кама, Менделеевск, Чистайдан 110 кеше катнашты. Яшүсмерләр һәм өлкәннәр үзләрен төрле арага йөгерүдә, озынлыкка сикерүдә һәм ядрә этүдә сынадылар. Шунда ук ГТО нормативлары да кабул ителде.
Җиңүчеләр медальләр һәм Мактау грамоталары белән бүләкләнделәр. Татарстан Республикасы беренчелеге һәм чемпионатында җиңү яулаган азнакайлылар исемлеге - "Маяк" газетасы битләрендә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев