Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Рубрики на татарском

Фото-табышмагыбызга дөрес җавап: үтүкнең ”бабасы” бәләк

Элек-электән әбиләребез кер үтүкләү өчен нәрсә генә кулланмаганнар: кайнап торган су салынган пыяла яки тимер савытлар, кайнар күмер тутырылган табалар…

Еш кына хатын-кызлар киемнәрне йомшарганчыга кадәр бәләк белән эшкәрткәннәр. Моның өчен безнең фото-табышмакта сурәтләнгән җайланманы, ягъни, бәләкне кулланганнар.

Бәләк кулланыштан XX гасырның уртасында гына чыккан. Бу бераз кәкрерәк булган җиңел, яссы агач тукмакчык кер тукмау өчен кулланылган.

Бәләк – бер яки ике башында да тоткасы булган озын агач такта. Аның бер ягында аркылы сырлар, уемнар эшләнгән, икенче ягы гадәттә бизәкләп эшләнгән булган.

Башта юып киптерелгән әйберне (кием, сөлге, җәймәләр) махсус бер таяк-колгага тыгыз итеп ураганнар. Моның өчен күпвакытта камыр җәя торган уклауны да кулланганнар. Аның өстеннән сырлы бәләк белән тәгәрәткәннәр. Киемнәр шома, йомшак һәм ап-ак булып калган.

Славян халыкларында сырлы бәләк уен коралы буларак та кулланылган. Мондый бәләкне кыскарак, сырларын очлырак итеп ясаганнар, ә көй матуррак чыксын өчен бер кырыеннан тишек тишкәннәр. Безнең заманда да кайбер халык оркестрларында андый уен кораллары очрый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!

Реклама

Оставляйте реакции

0

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев